ЯЛАТУ 1) ф. йөкл. юн. к. ялау I. Ләйсәрияне кочаклап торганының, көлә-көлә, аяк астында бөтерелеп йөргән эт баласын күтәреп алуы һәм шуннан үзенең битен ялатуын аңлый да алмады Нурҗи, аңлата да алмас. Җ.Юныс 2) Күзгә чүп кергәндә, башка кешедән тел белән шуны ялап алуын сорау. – Өеңә кайткач, [чүпне] әбиеңнән ялатырсың, – дип кырт кисте Зиләйлә. Һәм, шкафтан нәни генә шешә, пипетка алып, салкынча бармаклары белән егетнең күз кабакларын киереп, дару тамызды. М.Маликова 3) Әз генә сөртү, тидерү, йөгертү. Ай сызлап та күрсәтте соң, ислемай ялаткан энә белән көчкә тартып чыгардылар үзен. Р.Низамиев. Армиядәге өлкән улы алып кайткан алтын ялатып эшләнгән авторучкасының өстәлендә юклыгына күз йомып, рус теле дәресен дәвам иткән дә булыр иде... Кызыл таң 4) күч. Камылны, үлән сабакларын бик кыска калдыру өчен, чалгы, урак, ургычны җир өстенә бик якын йөртү. – Камыл өстенә салынган башакларны ялатып алып барырга кирәк. Бер бөртек тә әрәм булмасын, – дип орыша. М.Гәрәев. «Безне мыскыл итеп утырмасыннар, безнең нәселдә печәнне ялатып чабалар», – диде ул. Кызыл таң 5) күч. Кат-кат сөрттерү, юдыру, чистарттыру. Зур кунаклар килер алдыннан бөтен җирне ялатырга тотыналар Ялата башлау Ялатырга тотыну. Сыерга тоз ялата башладык Ялата бирү Бернигә карамый ялату; һаман да ялату. Исе дә китми, эттән битен ялата бирә. Идел Ялата төшү Бераз ялату: тагын да күбрәк ялату. Тоз ялата төшәргә кирәк Ялатып йөрү Озак вакыт дәвамында ялату. Исламның шулай стакан төбе ялатып йөрүенә аның җаны үртәлде. Н.Фәттах Ялатып кую Алдан ук ялату; тиз генә ялату. Әз генә ислемай ялатып куйдык Ялатып карау Ялатырга тырышу; сынау өчен ялату. Һи, ул бодай кырындагы җилләрдән тәнеңне ялатып кара әле – сахраларның киңлегеннән, чисталыгыннан, сафлыгыннан башлар әйләнмиме соң! Җ.Юныс. – Нәрсә, әллә син дә [башны] сыерга ялатып карарга уйлыйсыңмы? – дип, шаркылдап көлеп җибәрдем. Ә.Дусайлы Ялатып тору Гел яки әледән-әле ялату; сөйләү моментында ялату. Хәлим бозаулардан учын ялатып торган арада, каяндыр йөнтәс эт килеп чыкты. Г.Гыйльманов |