ЯЛА’Н-ЯПАН и. 1. Торак җирдән, кешеләрдән ерак; сыеныр урын булмаган урын. Бер мәлне агалары ялан-япанда Заятүләкнең аргамагын чатанлатып, йөгәнен алып, үзен куып җибәрәләр. Р.Әхмәтҗанов 2. с. мәгъ. Агач-куак үсмәгән. Бер заманда патша, хатыны белән икәү, яхшы атлар, яхшы арбалар җигеп, ялан-япан сахрага чыктылар. Әкият. Ялан-япан җирдә исә имән-нарат, тирә-юньгә хуҗа булгандай, таралып-җәелеп, баһадирдай мәһабәт, гайрәтле булып үсә. Ф.Хатыйпов |