ЯЛА’Н- ЯЛАН рәв. диал. 1) Һаман, һәрвакыт, һаман-һаман. Абый җаным, ялан-ялан майлы ботка булмый, егылмас борын елама әле. Г.Әпсәләмов. Ялан-ялан кабатлап тора алмам. Т.Галиуллин 2) Бик еш. – Бер чыгып киткәч чит якларга, ялан-ялан кайтып йөреп булмый шул, – дип сузды Мәҗит бераздан. Н.Акмал. Ялан-ялан Казанга килеп йөреп булмый. Ф.Яруллин |