ЯЛАНУ ф. кайт. юн. 1) к. ялау I ( 1 мәгъ.). – Сыегыз өчен рәхмәт, – диде ул, ялана-ялана. Р.Вәлиев. Калач китергәннәр каладан. Шул чакларны искә алган саен, Һаман әле тәмләп яланам. И.Киньябулатов // Үз-үзен ялау (хайваннар тур.). Шелтәне аңлагандай, песикәй ялана-ялана чистарына. Ш.Галиев. Сираҗи тасвирлаган – тамагы тук, бернинди проблемасыз, дөньясы түгәрәк, кәефле, диванда яланып яткан ата мәче күз алдына килә... Безнең гәҗит 2) төш. юн. к. ялау ( 1 мәгъ.). Берничә минутта чүлмәк бушады, кашыклар, савытлар яланды. Г.Ибраһимов. Бармаклар Яланды. Торт бетте, Калмады. Л.Шәех 3) Ныклап ашамау, аз-маз гына капкалау; чемченеп кенә утыру. Берәү ашап туя, берәү яланып кала. Әйтем. Акмаса да, тама иде, корсагың тулганчы ашамасаң да, яланырга табылып тора иде. Р.Миңнуллин 4) Тел белән тидергәләп, сыпырып җыя-җыя ашау, эчү (хайваннар тур.). Сарыклар яланып йөри 5) күч. Ялагайлану; ярарга тырышу; ялагайланып, нәрсәдер өмет итү, көтү; ялману. Чын язучы белми, белсә – аңламый: хакимият тирәсендә яланып йөрүче теге ялагайларның мактау сүзләрен һәм дәүләт бүләкләрен үзара оештырып, хәрәмләшеп алуларын аңламый ул. М.Юныс. «Ул да хуҗалар тирәсендә койрык болгап, яланып яшәүче бер шәхес булган лабаса!» – дигән уйга килә. З.Шаһиморатов 6) күч. Кая да булса бик еш йөрү, шул тирәдә еш булу, чуалу. Һаман шулар йорты янында яланасың Ялана башлау Яланырга тотыну. Эт ялана башлады Ялана бирү Бернигә карамый ялану; һаман да ялану. Песи һаман ялана бирде, сыйпаганга исе дә китмәде. Ялкын Ялана төшү Бераз ялану, тагын да күбрәк ялану. – Бигрәк тәмле, – диде малай, ялана төшеп. М.Вәлиев Яланып алу Кыска гына вакыт, аз гына ялану. Балаларның кулларындагы туңдырманы күргәч, малай яланып алды. Р.Вәлиева Яланып бетү Бик нык ялану. Яннары кимерелеп, төпләре яланып беткән улаклар абзар артына ук чыгарып өелгән. Ә.Гаффар. Ул тавышсыз-тынсыз гына мәгарә түренә узды, яланып бетмәгән болан сөяге табып, бик канәгать кыяфәт белән җайлап утырды да аны шатыр-шотыр кимерә башлады. Р.Вәлиев Яланып йөрү Шактый вакыт ялану. Гел шулай яланып йөри ул Яланып кую Көтмәгәндә, кинәт кенә ялану. Ә иреннән җиләк сулары әллә кайчаннан ага башлаганнар иде инде менә, яланып та куйгалыйм. Ф.Яхин. Кыз балны кабып яланып куя. Р.Гаязетдин Яланып тору Әледән-әле, еш ялану; хәзер ялану. Рәшәткә буенда сарыклар яланып тора |