ЯЛА’НӨС рәв. 1) Өске кием кимичә; киемсез. Асаф яланбаш, яланөс абзар артына таба караңгылыкка кереп югалды. М.Мәһдиев // Бөтенләй киемсез; ялангач килеш. Яланөс, яланаяк, анадан тума гөнаһсыз бала. Ш.Галиев. Билгә кадәр яланөс, кулда юка резин перчаткалар. Р.Фәизов 2) Җылы киемсез; җиңелчә киенеп. Мин сиңа әйтә килдем, яланөс чыгып йөрмә, калынрак киен, грипп эләктерәсең, дидем. Ф.Садриев |