ЯЛА’НКУЛ рәв. 1) Бияләйсез, перчаткасыз; ялангач кул белән; кулга берни кимичә. Җәй көне ярыйдыр, ә менә кышкы салкыннарда яланкул йөри күрмәсен. Р.Низамиев. Кем яланкул йөрде икән, исеңдә юкмы? Аманулла

2) күч. Коралсыз. Сыртакның яланкул тереләй бүре алуы, бүресе белән тере бәрән дә алып кайтуы турында тирә-юньдә ишетмәгән авыл калмады. Р.Батулла. Яланкул бүре аулаган Солтанбәк ирләрен эт дәрәҗәсенә төшерергә берәүнең дә хакы юк! Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә