ЯЛАНГАЧЛЫК и. 1) Ялангач ( 1, 2, 4–8 мәгъ.) булу сыйфаты. Лос-Анджелес гостиницасына кергән чакта игътибар иттек: уң тарафта бик зур полотнода ярымъялангач хатын-кыз кырын ятып тора, сул тарафта – шундый бер хатын-кыз кап-кара костюмлы ир белән янәшә ята, күрәсең, хатын-кызның ялангачлыгы кара фонда ныграк күзгә ташлана. М.Вәлиев. Килер бер көн: каен бушап, ялангач булып калыр, менә шунда ул, үзенең шыксыз ялангачлыгыннан оялгандай, аска таба сузылып төшкән нечкә сыгылмалы ботакларын әле кәүсәсенә кысар, әле аларны холыксыз җил иркенә куеп, уңга-сулга селтәр ---. Х.Ширмән 2) күч. Ярлылык, хәерчелек, бөлгенлек. Ачлык белән ялангачлык аның канына сеңеп калгандыр, дип уйлыйм үзем. З.Зәйнуллин. Ялангачлык ялмап тотар – чыдарсыңмы, Яман ачлык белән сынар – сынмассыңмы? М.Мирза |