ЯЛАНГАЧЛА’У ф. к. ялангачландыру. Падишаһ, ачуланып, кылычын ялангачлап, сандыктагы егетне сандыгы-ние белән уртага өзәем, дигәндә, хатын әйтте: «И падишаһ, син диванамы булдың, гакылың кая китте?» К.Насыйри. Менә көз барча кырларны вә урманны ялангачлый. Менә, ак тун киеп, инде күңелсез кыш килә башлый. Г.Тукай Ялангачлап кую Алдан ук ялангачлау, ялангачланган хәлгә китерү. Кылычларны ялангачлап куярга кирәк, дигән уй йөгереп үтте мизгел эчендә. Кызыл таң Ялангачлап тору Алдан ук ялангачлау. Кылычларны ялангачлап тору Ялангачлый бару Торган саен ныграк ялангачлау Ялангачлый башлау Ялангачларга керешү Ялангачлый төшү Бераз ялангачлау, тагын да ялангачлау. Җил-давыл агачларны ялангачлый төште |