ЯЛАНГАЧЛАНУ ф. 1) Киемсез калу; ялангач калу; гәүдә ачык калу; өлешчә киемсез калу. Әле килен булып төшкәненә өч көн барлы-юклы гына, шул арада ялангачланып, өлкән җиңгәләр алдында тән күрсәтеп торырга кыюлыгы җитмәде, тик оек-чабатасын салды да ак аякларын суга тыкты, җиңнәрен сызганып, кулбашынача суда рәхәтләндерде, бөркәнчеген ташлап, битен, муеннарын юды. Г.Ибраһимов. Туның салып бирмә. Алда салкын томан, Ялангачланма, их, Шәрә бүре сыман ---. Б.Рәхимова

2) Яфраклары коелу; шәрә калу (агачлар, куаклар тур.). Күп агачлар ялангачланды, кыш яшелләнә торган карагачлар гына үз төсенә керә башлады. С.Шәрипов

3) Үләнсез, агачсыз, урмансыз һ.б. калу (табигать тур.). Менә бервакыт агачларда яфраклар коелып беткән, табигать ялангачланып, шыксызланып калган. Г.Гыйльманов

4) Берни дә капланмаган килеш, тулысынча күренеп, ачылып калу. Югыйсә җир ярыла, тамырлар өзелә, ялангачлана, кибә. Ә.Гаффар . Кайдадыр Идел аръягында үле, черек балыкларның ак тәннәре сибелгән, мазуттан каралган сайлыклар ялангачланган, урманнар яна. Сөембикә. Яшь кенә хатынның аскы тешләре хәтта ялангачланып, тамырлары ук күренеп торган була. Кызыл таң

5) Җиһазсыз, бизәлешсез калу. Мәчтүрә апаның болай да мескен өе ялангачланып, боегып киткәндәй булды. Җ.Рәхимов

6) күч. Тулысынча ачылу, ачык сизелү, беленү, аңлашылу. Әйтерсең аның ялангачланган эчке сыйфатын карт белгеч шунда ук күреп алды. А.Расих. Билгеле инде, куркыныч каршында характер ялангачлана: кемнең кем икәнлеге, нәрсәнең нинди булуы хак төсендә, шулай әйтергә яраса, натураль рәвешендә алга килеп баса. Ә.Баян

7) күч. Ярлылану; хәерче, ярлы булып калу; бөлү; матди хәле начараю. Халык ялангачланды. Авыллар ялангачлана

Ялангачлана бару Торган саен ныграк ялангачлану. Кара урманнарыбыз азая, урманнарны алан алыштыра, аланнар ялангачлана бара. Г.Хөсәенов. Инсаф белән Ансаф, тәрәзә төбенә утырып, өй эченең бушый, ялангачлана барганлыгын шым гына күзәттеләр. Т.Гарипова

Ялангачлана башлау Ялангачлануы беленү, күренү. Көзгә каршы саргая, ялангачлана башлаган биек агачлар арасыннан озын бер сукмак бар. Г.Ибраһимов

Ялангачлана төшү Бераз ялангачлану; тагын да ялангачлану. Агачлар ялангачлана төште

Ялангачланып бетү Тәмам ялангачлану; бөтенләй ялангачлану. Кырлар ялангачланып бетте

Ялангачланып калу Билгеле бер вакыттан яки тәэсирдән соң ялангачлану. Шомырт ботаклары ялангачланып калды; тирәк белән каен агачлары үлем күләгәсе төсле булып басып торалар иде. М.Галәү. Ялангачланып калган борчак басуына җиткәндә, кичке эңгер төшкән иде инде. Д.Бүләков

Ялангачланып кую Алдан ук ялангачлану; тиз арада ялангачлану. Беренче кар төшкәнче, урман ялангачланып куйган иде инде. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә