ЯЛАНГАЧЛАНДЫРУ ф. 1) Ялангач хәлдә калдыру, шәрәләндерү. Утырганда сиздерми генә тезләрен ялангачландырырга онытмады. Ә.Гаффар. Басу уртасында ялгыз карачкы Каратайның алагаем олы гәүдәсе, ялангач кырны тагын да ялангачландырып, берүзе басып торган көне. Р.Батулла

2) Кыннан чыгару. Алар, сафта баручыларга сүз катмакчы булып, әледән-әле тоткыннарга якынлашалар, әмма кылычларын ялангачландырып тоткан солдатлар, ачулы сүзләр белән җикеренеп, аларны читкә куа торалар иде. М.Галәү

3) күч. Гадиләштерү, турыдан-туры, ачык итеп әйтеп бирү. Хисам Камалов тойгыларны ялангачландырып бирми: нәфрәт булса да, мәхәббәт булса да шулай. С.Маннапов. Әсәрдә кеше тормышы һәм психологиясе турыдан-туры биологик һәм физиологик сыйфатлары белән ялангачландырып күрсәтелә. З.Сәлахова

Ялангачландыра бару Торган саен ныграк ялангачландыру. Авыр еллар халыкны ялангачландыра бара

Ялангачландыра башлау Ялангачландырырга тотыну. Көзнең салкын җилләре агачларны ялангачландыра башлады

Ялангачландыра төшү Тагын да ныграк ялангачландыру. Әсәрдә төрле группа талашлар, саннар белән группаларга бүленеп көрәшүләр, чуваш коммунистлары арасындагы группалар турындагы фәлсәфәләр мөндәриҗә бөтенлеге өчен бернәрсә дә өстәмәгәннәр, киресенчә, хикәяне бераз коргаксыта, анда агитация элементларын ялангачландыра төшкәннәр. Г.Ибраһимов. Һәм автор моны тагын да ялангачландыра төшеп: «Һәрхәлдә, ул Вилданга кирәк иде һәм ул калды», дип өсти. Ф.Хөсни

Ялангачландырып бетерү Тәмам ялангачландыру. Көчле җил агачны ялангачландырып бетерде



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә