ЯЛАНГАЧ с. 1. 1) Кием кимәгән; бөтенләй киемсез, шәрә. Алай да кыз ак япманы ялангач тәненә каплап өлгерерлек көч тапты. К.Кәримов. Барыннан да бигрәк кунакның игътибарын җәлеп иткәне – ике тәрәзә арасында эленеп торган ялангач натурачы кыз сурәте. К.Җәмит

2) Капланмаган, ачык; башлык, оек һ.б. кимәгән (гәүдәнең билгеле бер урыны, әгъзасы тур.). Шулай, бу – Чулпан иде, өй халатыннан, ялангач аякларына өй чүәкләрен элгән килеш, октябрь азагы салкынын сизми, урамга атылып чыгып килә... Х.Ширмән. Аннары ул, аның артыннан мин дә, ялангач куллары белән идәнгә төшкән кызу күмер кисәкләрен алып, аларны кире мичкә ыргытучы әнигә карап тын калабыз. М.Яһудин // Өске җылы киемсез. Ялангач балалар кар атыша

3) Үсемлек, агач-куаклар үсмәгән; үлән, үсемлек белән капланмаган, ачык урыннары күп булган (урын, ялан, кыр тур.). Анда аларның кайберләре чыршы, нарат төбенә түшәлде, кайберләрен инде усал җил күреп алды һәм салкын кырга, ялангач яланга алып чыгып китте. М.Мәһдиев. Апакаем Миңгайшә, син ялангач җирләр өчен көенәсеңме? Н.Гыйматдинова

4) Яфраксыз; яфрак ярмаган яки яфрагы коелган (агачлар тур.). Шома, ялангач ботакларда бөре урынында саф энҗеләр җемелди. Ш.Галиев. Ялангач таллар арасында исә, йөрәкне мең телемгә телгәләп, ялгыз бер кош өзгәләнә. А.Әхмәтгалиева

5) Берни дә ябылмаган, җәймәсез, ябусыз (өслек тур.). Ялангач сәкеләргә менеп яткач та солдатлар әле бик озак сөйләшеп яттылар. Г.Әпсәләмов. Сумкаларын ялангач өстәлгә куеп, сүзсез генә кара-каршы утырыштылар. Сөембикә

6) Бернәрсә белән дә җиһазландырылмаган, бизәлмәгән. Шкаф өстендә бер глобус, ялангач стенада – ярымшарлар картасы. М.Мәһдиев. Майшикәрнең бөтен өен затлы мебель белән тутырдым, ә үземнең дүрт коттеджым да дала кебек шыр ялангач. З.Мәхмүди

7) Кыныннан чыгарылган; кыны булмаган; һөҗүм итәргә әзер булган. Кулындагы ялангач наганын һавада айкый-айкый сөйләде. Л.Гыймадиева. Миңлебайның уң кулы тураеп югары күтәрелде, һәм аның ялангач кылычы һавада чайкалгалап бара башлады. Н.Яһудин

8) сөйл. Ярлы киенгән, хәерче кыяфәтле, киенерлек рәте булмаган. Аны ерактан абайлаган авылдаш җиңгиләр, үзләре дә ач, балалары ялангач булса да, сөлгегә әз-мәз ризык төреп, урамга чыкмый калмыйлар иде. Ф.Баттал // Ярлы, хәерче. Кибетләр ялангач булса да, базар бай иде. М.Кәбиров

9) күч. Коры, үтә гади. Зур бер фикерне җиңел рәвештә әйтә алу шагыйрьнең таланты булуын, әйтергә теләгән фикерен әтрафлы рәвештә белүен һәм ялангач формага түгел, бүгенге теләкләргә хезмәт итәргә теләвен күрсәтә. Һ.Такташ

10) күч. Аңлатма бирелмәгән, коры, дәлилсез, расланмаган. «Инкыйраз» ялангач фикерләрдән генә оешкан. А.Тимергалин. Ялангач фактлар. Ялангач цифрлар. Ялангач саннар

11) күч. Бик сизгер; бик тиз яралап, үпкәләтеп була торган; яралы (җан, күңел тур.). Ни хәл итим – җан ялангач, Шушы дөнья – остаханәм. Түбәсе юк... Л.Зөлкарнәй. Җанның ялангач чагы... М.Кәбиров

2. рәв. мәгъ. 1) Киемсез рәвештә, шәрә килеш. Ялангач атлаганын күз алдына китерүдән баягы күренеш калкып чыкты, һәм хатынының ачулы да, рәнҗүле дә тавышы яңгырады: – Мин башкача болай яши алмыйм. М.Кәбиров // Гәүдәнең кайбер урыннары ачык килеш. Башы ялангач калды. Г.Ибраһимов. Аннары ул яшел буяулы бакча рәшәткәсенә эленгән кулъюгычка лык тутырып шатырдаган салкын чишмә суы салды да, билгәчә ялангач калып, тирә-юньгә чәчрәтә-чәчрәтә, күкрәген, беләкләрен шапылдатып юды. А.Вергазов

2) Өске җылы киемсез, яланөс. Тавыш зурга киткән, «янабыз, ахрысы» дип куркып, күрше-тирәләр ялангач килеш йөгерешеп чыкканнар. Кызыл таң. Урамга ялангач чыкмагыз, бик салкын

3) Үсемлексез, агач-куаксыз булып, игенсез, буш килеш; берни дә үсми торган хәлдә. – Үсми ул, басуны ялангач калдырасың, башбаштак! – дип, рәис пыр тузынса да, вәгъдәсен бозмады. Н.Гыйматдинова. Көзне шуннан беләбез – Саргая куак-агач, Кырлар кала ялангач. Р.Корбан

4) Кыныннан чыгарып; кынсыз килеш (кылыч тур.). Урам буйлап, берсе алдан, икенчесе Чулпаныңның артыннан, берсе кылычын ялангач тотып, икенчесе алтатарын Чулпаныңның сыртына терәп, участокка алып киттеләр. Р.Батулла

5) күч. Ачык, саклаусыз хәлдә, тиз яраланучан булып (җан, күңел тур.). Күпләргә кәмит, яралы җаның ялангач калгач... Р.Фәйзуллин. Шул караш астында күңелем ялангач кала да, бер гөнаһсыз, садә хис-уйларым, ояла-ояла, яшеренер урын эзли кебек. Р.Габделхакова

6) күч. Ачыктан-ачык итеп, турыдан-туры. Әдәбиятның бурычын һәм максатларын, «әдәби образ» төшенчәсен менә шулай үтә ялангач итеп аңлату белән килешеп булмый. Ф.Миңнуллин. Ләкин әлеге әсәрләрдә геройлар табигый булмаган ситуациядә ялангач итеп биреләләр. К.Гыйззәтов

3. ялангачлар и. мәгъ. Ярлы-ябага, фәкыйрь-фөкара, хәерче кеше. Әдип фәкыйрьләрне, ятимнәрне, ялангачларны, авыруларны, мөшкел хәлдә калучыларны чын күңеле белән кызгана, үз укучыларын аларга теләктәшлек кылырга, ярдәм итәргә чакыра. Х.Миңнегулов. Көне-төне камыт киеп тарткан хокуксызлар – ачлар, ялангачлар – өметләнеп бәхет көттеләр. Н.Фәттах

Ялангач калдыру Талап, урлап яисә башка берәр юл, ысул белән хәерчелеккә төшерү; байлыгын юк итү; бөлдерү. Уйнаш күңелле кыз-хатыннар сине теләгәнчә алдый, ялангач калдыра, хыянәт итә, аяк астындагы тузанга әверелдерә ---. Р.Зәйдулла. Эшне озакка сузмыйча, «бу мине шыр ялангач калдырмагае» дип, Әбүбәкер икенче көнне үк өйдә булган бар акчаны Сбербанкка алып барып үз исеменә салып кайтты. И.Хәйруллин. Ялангач калу Хәерчелеккә төшү, бөлү; акчасыз, байлыксыз калу. Кайгысы зур булган шул, малай: карт хатынын, эчәргә дә бирми дип, аерган, яшьне алган, яшь хатын алу белән, ялангач калган. Һ.Такташ. Ач булырбыз, ялангач калырбыз, әмма азатлыкны яуларбыз. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә