ЯЛА’НБАШ рәв. 1. Баш киемсез, башка кимәгән килеш. Яланбаш, бишмәтсез басып торуымны абайлап алгач, эчем тагын ныграк бора башлады. В.Нуруллин. Шул арада ук карт тотарга өлгерә алмый кала, Мәликә яшен тизлеге белән ишекне ачып, яланаяк, яланбаш килеш тышка чыгып йөгерә. Г.Галиев

2. с. мәгъ. Баш киемсез, башка кимәгән. Тегеләрнең әрсезлеге Җәүдәткә ошамады, ул «сикермим» дип баш тарткан иде, шул арада бер хәл булып алды: урман юлыннан ак күлмәк кигән яланбаш бер кыз килеп чыкты. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә