ЯЛА’НАЯК рәв. 1. Аяк киеме һәм оек кимәгән килеш; аяклар ачык килеш. Әнием яланаяк кар өстенә чыгып баскан да бик бирелеп күкне күзәтә – мине эзли, ахрысы. З.Хөснияр. Чирәмдә яланаяк йөрсә, файдасы гына булыр, тәннәре ныгып китәр ие. А.Әхмәтгалиева

2. с. мәгъ. Аяк киемсез, оексыз; яланаяклы. Язларын, тауның көнгә каралган битеннән кар киткәч тә, күлмәкчән, яланаяк малайлар анда шайтан куа башлыйлар – мәтәлчек аталар, узыштан йөгерешәләр, көрәшкән булып әверенәләр. Т.Мөбарәков. Бәй, менә яланаяк бала эзләре... Т.Гарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә