ЯЛАН I и. 1. Үлән яки иген генә үсә торган, урмансыз, куаксыз һәм корылмалар булмаган җир. Ялан күрер өчен, машинага утырып, әллә кая чабасы юк икән монда. Ә.Еники. Ләкин буш ялан, себергән буранның елап-чыңлап туй үткәрүенә кинәнеп, гамьсез генә ята бирде. Д.Бүләков 2. с. мәгъ. 1) Бернәрсә дә үсмәгән; ачык; куаклар, корылмалар булмаган. Әйлән-бәйлән уйный халык Ялан тау башларында... Ә.Гадел. Таш юлдан машина, дырык-дырык сикерткәләп, район үзәген чыгып киткәч, ул замандагы техникага хас булганча, мотор ике-өч тапкыр төчкерә дә сүнә, машина ялан кырда шып туктап кала. А.Тимергалин 2) Берни белән дә капланмаган, бернәрсә киелмәгән, ачык; шәрә, ялангач. Менә малай, ялан аягының очларына гына басып, ванна бүлмәсенә кереп китте, келәне шакылдатмаска тырышып, сак кына элде, суны да әз генә җибәреп агызды. М.Маликова. Шулчак аның ике ялан кулында берьюлы ике затлы хәнҗәр пәйда булды. Р.Батулла 3) к. ялангач ( 8 мәгъ.). Ялан кылычлы, кара тәнле сакчыларның бер кылыч болгаулары алдында йөзәр, меңәр кеше җил белән өрелгән мамык шикелле чәчеләләр, бары аларның канга буялган җансыз гәүдәләре генә очлы кара ташларга асылынып калалар иде. Гали Рәхим ◊ Ялан кадәр Зур, иркен (бүлмә, йорт һ.б. тур.). Ишек-капкалары бикле ялан кадәр йортта япа-ялгыз кеше көтеп утыру, гомумән, җиңел түгел инде ул, ә монда... таш та урыныннан кузгалыр. Ә.Еники. Аннан инде, ялан кадәр өйдә ялгыз башына урын таба алмагач, еш кына Мәхмүтләргә кереп утыра башлый. Ф.Яруллин. Ялан кебек к. ялан кадәр. Ялан кебек йортта ялгыз яши Бала бакмас «чибәр апалар». Г.Мирһади. Ялан хәтле к. ялан кадәр. Ялан хәтле өйдә кичләр һәм төннәр буе ялгыз уйланып ята торгач, акыл дигәнең буталып ук китә шикелле. Ә.Баян. Шушы ялан хәтле фатирда берүзең тордыңмы? Ф.Яруллин. Ялан чаклы к. ялан кадәр. Танышымның ялан чаклы йокы бүлмәсендә, ындыр табагы кадәр ятак янәшәсендә бер сәер сын – скульптура, борынгы мәҗүси бабаларыбыз телендә әйтсәк, серле «балбал» басып тора. Г.Гыйльманов |