ЯЛАГАЙЛЫК и. Ялагай булу сыйфаты. Татар хатыннарына ялагайлык, ир теләген алдан тоеп тору җитешми шул, дигән күзәтүен күңеленә беркетеп куйды Салих. Т.Нәбиуллин. Намус белән эшлисең, көчеңне кызганмыйсың, ялагайлык, хәрәмләшү сиңа хас түгел, кешегә, халыкка мөмкин кадәр ярдәм итәсең. З.Мурсиев |