ЯЛАГАЙЛАНУ ф. Кем алдындадыр икейөзлеләнү; яхшатланып ярарга тырышу; ошарга тырышып мактану, төче сүзләр әйтү, нидер эшләү. Оясы алдында тыпыр-тыпыр биеп алып, хуҗасы каршында ялагайлана, кулын ялап ала, үз яныннан җибәрмәскә тырыша. А.Вергазов. Бар икән, нәрсә дип ялагайлана инде шуңа, җитмәсә, күпме күзләр карап торганда... Г.Галиева

Ялагайлана бару Торган саен ныграк ялагайлану. Исе дә китми кызның, ялагайлана гына бара. Кызыл таң

Ялагайлана башлау Ялагайланырга тотыну. Үзенең сизмәстән ялагайлана башлавыннан битләре кызышты, аркасына тир бәреп чыкты. Ф.Садриев. Ул Арысланга ялагайлана башлады: – Җанкисәгем, эшлә генә, зинһар. Н.Гыйматдинова

Ялагайлана бирү Бернигә карамый ялагайлану; һаман да ялагайлану. – Ярар, ялагайлана бир, нәтиҗәсе генә булмас, диде абыйсы. Идел

Ялагайлана төшү Бераз ялагайлану, тагын да ялагайлану. Ялагайлана төшсәң, тыңлар да иде

Ялагайланып алу Бер ара эчендә генә, аз гына ялагайлану. Карчык саксызлык белән ычкындырылган сүзе өчен акланып маташты, аннары ялагайланып алды. М.Хәсәнов

Ялагайланып йөрү Һәрвакыт, гел ялагайлану, озак вакыт дәвамында ялагайлану. Алар үзләре үк хәзер минем алда ялагайланып йөри башладылар. Н.Акмал. У ниверситетта, әллә кем булып, төрле җәмәгать эшләрендә катнашкан, укытучыларга ялагайланып йөргән бу адәм кызганыч түгел иде миңа. Р.Сәгъди

Ялагайланып карау Сынау өчен ялагайлану. «Ит-фәлән кирәк булса, әйт: үзем яздырып алып кайтып бирермен», дип тә ялагайланып карады. В.Нуруллин

Ялагайланып тору Гел, һәрвакыт ялагайлану; сөйләү моментында ялагайлану. Икесе түзәрлек – сүз-йомыш сыя торган хатыннар, өченчесе, түше белән прилавкага ятып, кибетче Әсмабикәгә нидер сөйләп ялагайланып торучысы – Бибинурның игез сыңары Зөһрәбану иде. А.Гыйләҗев. Пенсионерлар алар куркып яки ялагайланып тормый: дөресен йөзеңә бәреп әйтә. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә