ЯЛАГАЙ и. 1. Кемгә дә булса ярарга тырышып икейөзлеләнүчән кеше. Ялагай исә начальникка тугры, «безнең кеше» булып күренә. Х.Камалов. Һаман шул ялагай аяк астында урала икән. Г.Тарханова 2. с. мәгъ. 1) Кемгәдер ярарга, ошарга тырышып икейөзлеләнә торган; яхшатлана торган. – Син бигрәк ялагай кеше инде, – диде, ачулануын сиздереп. Ф.Яхин. Артта ялагай Сәлманның чыш-пыш килгән сүзләре яңгырап калды: – Бу да юха елан. В.Имамов 2) Икейөзлеләнүне, ялагайлануны чагылдырган. Алмыш хан, Ямгырчы бинең ялагай йөзен беренче тапкыр күргәндәй, кызарынган күзләре белән аңа сынап карады. Н.Фәттах. Чыраенда ялагай елмаю чагыла. З.Хәким. Туташларның ялагай карашын күрсә, Алинә, ачыргаланып, коңгырт күзле ир-атның үзен хастаханәгә китерүен искә төшерә иде... Х.Ширмән |