ЯЛА и. Ялган гаеп, нахак гаепләү; ифтира. Менә монда әле генә бер иптәш чыгып сөйләде: яла бит ул! М.Мәһдиев. Берни белмәгән гөнаһсыз Әмир кулын пычратмады, тик хәбәрченең якасыннан алып: «Әгәренки бу сүзләрең гайбәт, яла икән, үпкәләштән булмасын», – дип кенә әйтә алды. Т.Галиуллин |