ЯЛ II и. 1) Нинди дә булса эш башкару өчен, акча түләп яки билгеле бер шарт белән кеше алу күренеше. Ял хакы

2) Ялланып эшләгән өчен бирелә торган түләү; эш хакы. «Без аңа барыйк, ул сине кунак итәр, хезмәт ялыңны түләр, әйдә, минем өстемә утыр, китик», – ди. Әкият. Гомерен саклап калу һәм тамак ялы өчен үз ишләрен сату эшенә алынгандыр, мөгаен. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә