ЯЛ I и. 1) Билгеле бер эш, шөгыльдән хәл алу, көч җыю өчен, вакытлыча туктап тору хәле; кыска тәнәфес, буш вакыт. Дәресләрдән бушаган балалар көндезге аштан соң бүлмәләргә көндезге ялга таралды. С.Сабиров. Басуда төшке ялга туктагач, Габделхәйнең иптәш малайлары да рәхәтләнеп шаяралар аның белән. Г.Галиев

2) Хезмәт, уку һ.б.ш.дан азат ителгән билгеле көн, атна, ай һ.б. дәвам иткән вакыт аралыгы; каникул; отпуск. Ленизага, мөгаен, академик ял алырга туры килер. М.Маликова. Җәйге ялларында әнисе аны берәр атнага шәһәргә кунакка алып килә. Ф.Җамалетдинова. Икебезнең дә кесәдә чираттагы ял алдыннан алган хезмәт хакы бар иде. С.Арсланова

3) Рәсми календарьда билгеләнгән, хезмәт, уку һ.б.ш. каралмаган көн (шимбә, якшәмбе, бәйрәм көне һ.б.ш. тур.). Шулай, иртәгә ял, иртәгә бәйрәм! Н.Фәттах. – Ял көнне абыйларга кунакка барырбыз, – диде Әнвәр, саташкан кеше сыман. М.Маликова

4) Физик яки рухи киеренкелектән бушану хәле; рәхәтлек, ләззәт, онытылу; җиңеллек, тынычлык. Эче илаһидыр бу бинаның, юшкын баскан күңелләрне тазартырлык, тынгы белмәгән җаннарга ял бирерлек тылсымлы көч бардыр анда. М.Маликова. Әй, чукыр кош, чукыр кош, әйдә, чукы да чукы, сине күзәтеп торуы – үзе бер ял. Н.Каштанов

5) Туфракның сыйфатын яхшырту өчен чәчми калдыру, парга калдыру алымы. Мэлс ярсып китте: – Мин бит агроном кеше, Миңзаһит Усманович, – диде ул акланып, – җиргә ял кирәген беләм. Ф.Садриев. Тереклеккә ял кирәк булган кебек, безне тудырган Җир-анабызга да ял кирәк. Д.Салихов

6) күч. Туктап тору хәле, тик торыш; эшләмәү хәле (техника һ.б.ш. тур.). Безгә алыштыргысыз хезмәт күрсәткән техникага да бераз ял кирәк бит. А.Нургатина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә