Я’К-ЯКТА рәв. 1) Билгеле бер ноктадан төрле якта. Ил чигенә сакка китәбез, алда дошман, як-якта дошман, артта да дошман калмасын инде. А.Гыйләҗев

2) Уртадан ике якта; кырыйларда; сул һәм уң якларда. Як-якта берәр тәрәзә елмаеп тора, дарулар тезелгән пыяла шкаф, кечкенә өстәл һәм берничә урындык кына бүлмәне бизи. Т.Галиуллин. Директор кабинетының тәрәзәләре зурлар, биекләр, як-якта урындыклар, өстәлләр елык-елык ялтырап тора, чип-чиста. Д.Каюмова

3) Ике якта да; әле бер, әле икенче якта. Як-якта маякка кадап куелган чыбыклар күренгәли, әмма ул атның юл катысын тоюына, адашмавына күбрәк исәп итте. Т.Әйди

4) Тирә-якта. Елга уртасы, як-якта иркенлек, бушап калган кырлар, болыннар. Ш.Галиев. Буран һаман котыра, алда ак пәрдә, як-якта – күзне томалый торган шундый ук аклык. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә