Я’К-ЯККА рәв. 1) Билгеле бер ноктадан төрле якка, тирә-якка. – Юлбасар! – диешкә, чыпчык-песнәкләр як-якка борчак булып сибелештеләр. А.Хәсәнов. Солдатлар чылбыр булып як-якка сибелеп йөгерәләр. Р.Вәлиев

2) Уртадан ике якка; ике якка таба. Боргаланды-сыргаланды, терсәкләрен як-якка җәеп җибәрде, китапларын партаның әле бер җиренә, әле икенче җиренә күчерде. Ф.Яруллин. Яңа этапның килеп җиткәнлеген белдереп, сирена улап куйды, тимер капкалар, ыңгырашып, як-якка ачыла башлады. И.Сираҗи

3) Әле бер якка, әле икенче якка. Алда, наратлар арасында, бөтен юлны каплап, як-якка чайкала-чайкала килгән автомашина күренде. Н.Фәттах. Хатын, автоматны як-якка бора-бора, подвалдан чыкты. Ф.Баттал

4) Төрле урыннардан бер үк вакытта төрле якларга. Тик инде хәзер ул гөрселдәүләр баягы кебек үк шыксыз түгелләр, ничектер хәлсезләнебрәк, як-якка таралган сыман булып ишетелделәр. М.Хәсәнов. Коңгырт чәчләре тузгып як-якка таралган, кашлары, очарга җыенган кош канаты сыман, өскә талпынган, күзләре – чиксез моң һәм дәрт тулы күзләре – кешеләргә түгел, ә эчкә, үзенең эчке илаһи дөньясына төбәлгән кебек. Р.Вәлиев

5) Төрле җиргә, төрле кешеләргә, тегендә-монда, тегесенә-монысына. Китте як-якка сүз ташлау, китте гайбәт. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә