ЯКЫ’НЧА рәв. 1. 1) Үлчәү, сан, исәп-хисап белдерә торган сүзләр белән килеп, шулар тирәсендә, шул санга якын, шул чамада булуны белдерә; чама белән. Хәзергесен исәпләп карыйк: өч мең тәңкәгә якынча өч йөз утыз өч ипи тия икән. А.Хәмзин. Фонд эшли башлаган көннән алып бүгенгә кадәр 340 миллион сумнан артык акча кергән: юридик затлардан 332 миллион сум тирәсе, физик затлардан якынча 9 миллион сум. Н.Шәйдуллина 2) Азмы-күпме дөреслеккә якын итеп, җентекләп тормыйча. Ә бүлек начальнигы Хәкимҗан абый, үзе конкрет белмәгәч, якынча гына сөйләп утыра. М.Вәлиев. Без инде эштән кайтып баручы бер төркем халыкка хәлне якынча аңлатып өлгергән идек, машинаны алар туктаттылар. М.Әхмәтшина 2. с. мәгъ. 1) Төп-төгәл булмаган, гомуми. Аларның гомуми күләме якынча исәп белән 750 бит тәшкил итә. Л.Җамалетдинов. Сезнең белән киңәшергә дип, якынча план да төзеп алып килгән идем. М.Маликова 2) Азмы-күпме чынбарлыкка, дөреслеккә якын булган. Үземне куандырганы: табындаш каләмдәшләрем белән хезмәт, иҗатымны белә-ишетә алган кадәренчә, иң мөһиме – якынча бәһа бирә алулар. Г.Хөсәенов. 1941 елның ахырына совет әсирләренең гомуми саны якынча исәп белән өч миллион ярымга җитә. Р.Мостафин |