ЯКЫ’Н-ТИРӘ и. 1. Нинди дә булса бер урыннан ерак булмаган җир, тирә-як, тирә-юнь. Өйләр бер-берсеннән ерак урнашкан иде, аннары, ярымкараңгы булганга, якын-тирәдә беркем күренми иде. Н.Фәттах. Бу төркемнең бурычы – яр буен һәм якын-тирәне тикшерү, разведкалау иде. И.Хуҗин

2. с. мәгъ. Тирә-яктагы, якындагы; ерак булмаган. Шуңа үзебезнең генә түгел, якын-тирә авыл кешеләре дә җәфалап бетерә иде аны, тегене тек тә моны тегеп бир, дип. Ш.Җиһангирова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә