ЯКЫННАН рәв. 1) Янәшәдән генә, ерактан түгел, ерак арадан түгел; шактый якын арадан. Менә якыннан ишетелгән көчле тупның мәһабәт тавышы, юеш, караңгы урманның тынычлыгын бозып, урман буйлап шаулап китте. К.Тинчурин. Күп тапкырлар ишетеп, беркайчан да болай якыннан күрмәгән җитәкчеләре, аннан гайре Уфаның үзеннән килгән хәбәрче белән очрашуга төзүчеләр чиксез куанды. А.Хәлим

2) Турыдан-туры үзе белән, арадашсыз; үз кеше буларак; үз итеп. Соңрак, Казанга килеп, иҗат кешеләре арасында кайный башлагач, миңа Сара апаның үзе белән дә якыннан танышырга туры килде. И.Юзеев. Гафифә әби белән якыннан аралашкан кешеләрне эзләп табарга һәм алардан шыпырт кына бу хакта сорашырга кирәк. А.Гыймадиев

3) Яхшылап, ныклап; җентекләп, тәфсилләп. Яшь аспирант монда илебезнең күренекле галимнәре белән йөзгә-йөз очраша, мавыгып, Финкельштейн, Уманский, Гуцов лекцияләрен тыңлый һәм атом-төш физикасы өлкәсендәге мәсьәләләр белән якыннан таныша. Т.Әйди. Тик, материал белән якыннан таныша башлагач, бу теманың кандидатлык диссертациясе өчен артык авыр булачагы ачыкланды. Р.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә