ЯКЫНЛЫК и. 1) Нинди дә булса ике урын яки предмет арасы, ара озынлыгы. Ара якынлыгы Сагынганда ерак, күрәмсең. И.Юзеев // Үзеннән алда килгән сүзләрдән аңлашыла торган ара. Иптәшләренә басмачыларны пулемёт уты өтәрлек якынлыкка китерергә, алдан өркетмәскә боерды. Т.Әйди. Биредә, түбәләре шифер белән ябылган читлекләрдә, күрше белән күршенең терсәкләре бәрелерлек якынлыкта хатын-кызлар урнашкан иде. Н.Гыйматдинова

2) Якын булу хәле, урнашкан җире ерак булмау. Искәрне чорнап торган татарлар, аткан тавышларның якынлыгына шикләнеп монда килеп җиткәндә, урман эче һәм елга буе мәетләр белән тулган иде инде... Ф.Бәйрәмова

3) Вакыт аралыгы аз булу, кыска вакыт аралыгы. Мин моның сәбәбен беләм: җиңүнең якынлыгын тоеп, тәгаен яшәүгә, язга омтыла иде халык. Г.Гыйльманов

4) Охшашлык; нинди дә булса уртак як. Туган иленнән читтә каңгырып яшәргә мәҗбүр ителгән ялгызак үз хәсрәте белән кыр казлары арасында якынлык таба, эчке охшашлык сиземли. Т.Галиуллин. Чыннан да, күзләрнең, кашларның каралыгындамы, йөз алсулыгындамы, әллә атлап йөрүдәме – ниндидер якынлык бар ич. Х.Ширмән

5) Үз итү, хөрмәт итү, ярату, сөю, мәхәббәт хисе; җылы мөнәсәбәт. Бер-берләренә карата берсе ана булып, икенчесе бала булып якынлык, туганлык хисләрен шулай озак сакласалар да, бергә булгач, аларның уртак ашлары пешмәде. А.Хәсәнов. Алар бер-берсен күңелләре белән аңласын, бу аңлашу чын рухи якынлыкка әверелсен өчен, бөтен көчен куяр Алтынчәч. М.Маликова

6) Җенси мөнәсәбәт. Зөлфия белән якынлыктан соң, ул үзендә мондый хис, ару, талу сизмәде. Т.Галиуллин. Әскәр Гөлсияне чын күңелдән яратса да, рәхәтләнеп күңел ачса да, якынлыкка батырчылык итми, аны күз карашы белән дә рәнҗетергә курка. А.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә