ЯКЫНЛАШУ ф. 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса якын килү, якынаю. Ә каршы ярдан асылмалы күпергә таба солдат егет якынлаша. Г.Әдһәмова. Ул балалар өстенә күз ташлап елмая да, бөтен барлыгыннан затлылык бөркеп торган искиткеч килешле гәүдәсен туры тотып, укытучы өстәленә якынлаша. Д.Каюмова 2) Вакыты килү, җитү, булырга тору. Кибеткә барасым бар иде, намаз вакыты да якынлаша... А.Гадел. Рәйсәсенең туган көне якынлаша, шәһәрдән күлмәк-фәлән алып кайтырга кушып, үткән юлы биш йөз сум акча биреп җибәргән иде. Д.Булатова 3) ялг. к. якынаю ( 7 мәгъ.). Кадерле, үз кеше булып китү; дуслашу. Йөрәк тибешеңне тыңлап, ерак хыялыма ашам, синнән ераклашкан саен, бәгърем, сиңа якынлашам! И.Юзеев. Җәй көне мин аларга тагын да якынлаштым. Сөембикә 4) Билгеле санга җитеп бару, берәр микъдарга тула язу. Аның эш арасында чыгарган китаплары өч дистәгә якынлашты. Т.Нәҗмиев Якынлаша бару Торган саен ныграк якынлашу. Ләкин күпме генә тыныч булырга тырышсам да, теге төшкә якынлаша барган саен, сагаюым артканнан-арта бара. Р.Мөхәммәдиев. Тагын читкә таба тартылам – файдасыз, аның саен Фатыйма апага ныграк кына якынлаша барам, чарасызлыктан кычкырып елыйсым килә, күзләрдән яшь атылып чыга. З.Хөснияр Якынлаша башлау Якынлашырга тотыну. Җәүдәттән алдарак торган Габдрәхим лап-лоп атлап сафтан чыкты да атка якынлаша башлады. З.Зәйнуллин. Салкын көзләр якынлаша башлагач, бәпкәләр үскән, ныгыган саен, күңелемне авыр сагыш баса. Р.Габделхакова Якынлаша төшү Бераз якынлашу; тагын да якынлашу. Якынлаша төшкәч, пароход тагы сызгыртты; сызгыртты да үзе, дулкыннар эченнән шаулатып, салны бер як ярга таба кысып үтеп китте. Г.Ибраһимов. Бераз якынлаша төшкәч, шул соры кибәннең бирге ягыннан, ыргытып бәргән шикелле иттереп, ат аяклары атылып-атылып чыга башлады. Г.Бәширов Якынлашып алу Тиз арада якынлашу; беразга якынлашу. Солдаттан кайтып бер атна үтүгә, [Вахит] күрше авылның учителе белән якынлашып алды. М.Гафури Якынлашып бетү Бик нык якынлашу. -- пароход, күп юл үтеп хәлдән тайган дәү бер җанвар кебек авыр мышный-мышный, ара-тирә ян-якка су парлары бөркеп, пристаньга якынлашып бетеп бара иде. Ф.Сафин Якынлашып җитү Тәмам якынлашу. Якынлашып җитәргә өлгермисең: «Үсеп буламы, кем, энекәш?» – дип башлап сәлам бирә. Р.Мөхәммәдиев. Клубка якынлашып җиткәнче, бер-икесе шунда ук Казан кызлары белән танышып та өлгерде. Ф.Яхин Якынлашып калу Якынлашырга өлгерү; якынлашкан хәлгә килү. Икенче танк Хәйретдин белән Мортазага бөтенләй якынлашып калган иде. М.Яһудин Якынлашып килү Әкренләп, азазлап якынлашу; якынлашуга таба бару. Сәгать җиделәр якынлашып килә, мәктәпкә чыгып йөгерәсем бар. А.Хәсәнов. Әле утызга гына якынлашып килсә дә, илле яшьлек кешегә охшап, картаеп, ябыгып калган иде. В.Нуруллин Якынлашып китү Билгеле бер моменттан якынлашу. Алар бит Альбина белән дә әнә шулай елга буенда кармак салып утырганда бик якынлашып киткәннәр иде. Ш.Алпар Якынлашып кую Берәр эш-хәлгә кадәр, алдан ук якынлашу; бик тиз якынлашу. Бәхет байтак якынлашып куйган, Тик борылган капкам төбеннән. И.Киньябулатов |