ЯКЫНЛАШТЫРУ ф. 1) Нәрсәгәдер якынрак урынга күчерү; ниндидер ике нәрсәнең арасын киметү. Әтисе кулларын рәсемгә якынлаштырды: – Кызым, кызым! Кояшыңның нурлары кулымны җылыта. Г.Сабитов. Агай ипләп кенә җиңен өскәрәк сыпырып куйды, мылтыктан төзәгәндәй, сул күзен йомып, барабан таягыдай сөякчел бармакларын әкрен генә көндәшенең борын төбенә якынлаштырды. Д.Гыйсметдин 2) Берәр нәрсәнең үтәлү срогын, җитү вакытын алгарак күчерү. Эх, романын кулына китап итеп тоту бәхетен тату көнен тизрәк якынлаштырасы иде... М.Хуҗин. Ә сәгать ашыга-ашыга Яңа елны якынлаштыра. Р.Юсупова 3) Охшаш итү. Гүзәл табигатьнең дошманы – кеше үзе, дигән фикер якынлаштыра ике әсәрне. Әдәбият. Хәзерге заманның кайбер яшьләрендәге традицияләргә җиңел караш аларның шәхес буларак үсешен тоткарлап, маймыл бабаларына якынлаштырса, өлкәннәрнең хәтерсезлеге соңрак килүче буыннарда – балаларында, оныкларында туганлык элемтәләрен яңартуга, тарихны аңлауга омтылышны көчәйтә. М.Вәлиев // Нәрсәгә дә булса охшату, шуның кебек эшләү. Ул кайчандыр төрки телгә якынлаштырып язып алынган. Р.Әхмәтьянов 4) күч. Мөнәсәбәтләрне тагын да яхшырту; якынайту. Шул авыр язмыш аны Гөлбану белән якынлаштырды; шул аны яшь бикә, яшь килен ягыннан Әремтел Сабирага каршы калкан булып барырга эчтән-күңелдән омтылдырды. Г.Ибраһимов. Сезнең килү безне бер-беребезгә якынлаштырды. Г.Кутуй Якынлаштыра бару Акрынлап, аз-азлап якынлаштыру, торган саен ныграк якынлаштыру. Хәлимдәге сабырлык һәм аның башын иеп утыруы җыелыш рәислеген үз кулында шытырдатып тоткан «тәрбия директоры»ның көчен тагын да арттырып, егетнең һәлакәтен якынлаштыра барды. Ф.Яхин Якынлаштыра башлау Якынлаштырырга тотыну. Без, башкортның сатылган киң яланнарыннан, анда килмешәк салган зур сарайларыннан, савым бияләренең азаюыннан, борынгы куәтле кымызларның бетүләреннән килә-килә, сүзне милли көйләр мәсьәләсенә якынлаштыра башладык. Г.Ибраһимов Якынлаштыра төшү Берникадәр якынлаштыру; тагы да якынлаштыру Якынлаштырып бетерү Бик нык якынлаштыру. Уртак эш безне якынлаштырып бетерде. Идел Якынлаштырып җибәрү Бераз якынлаштыру, якынлаштыра башлау. Каһарманнарының биографияләрен, сөю-сөешү тарихларын ачуда шигъри романнарда элегрәк табылган хат язышу, мәктүб алышу, тиешле җиргә барып кайту, --- озын диалоглар, тыгыз егәрле прозаик сөйләмнәр кабул ителгән традицияләргә якынлаштырып җибәрәләр. Р.Харис. Уртак максатлар уй-тойгыларны, фикерләү төрләрен ничектер якынлаштырып җибәрде. Әдәбият Якынлаштырып килү Электән үк, эзлекле рәвештә якынлаштыру. Бүгенге көндә исә Сармашбаш авылында моннан ике ел элек башланган «Саф су» программасы буенча су кертү эшен ахырына якынлаштырып килә. Зәй офыклары Якынлаштырып кую Кинәт якынлаштыру; тиз арада якынлашкан хәлгә китерү. Учларын учка куеп, сулышларын тоеп, бер кәлимә сүз алышу насыйп булмаса да, ниндидер илаһи, күкләрдән иңгән көч бу ике олуг шәхесне бер-берсенә бик якын туганнардай, чын дуслардай мәңгелеккә якынлаштырып куйган. Т.Галиуллин Якынлаштырып тору Һәрвакыт, гел якынлаштыру; вакытлыча якынлаштыру |