ЯКЫНЛА’У ф. диал. к. якынаю. – Уйла, – ди Көз. – Кышлар якынлый! С.Гәрәева. Бәй, аннан карыйм: гомер үтә, исән йөреп ятам, яшь кырыкка якынлый. Д.Булатова

Якынлап бару Вакыт үткән саен ныграк якынлау. Чокырның тирәнлеге кендеккә үк якынлап бара түгелме? А.Хәлим

Якынлап килү Әкренләп якынлау. Инде кайтыр чагы якынлап килә иде. Г.Ибраһимов. Инде азакка якынлап киләбез... З.Мифтахов

Якынлый башлау Якынлауга таба бару. Иртәнге салкын белән басуны бер әйләндерәләр дә, кояш кыздыра, төш якынлый башлагач, көтүне су буена «туклау»га төшерәләр. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә