ЯКЫ’Н ИТҮ ф. 1) Якын итеп урнаштыру. Йортларны бер-берсенә бик якын итеп төзергә ярамый

2) Якынайту, якын китерү. Ерак араны якын итәргә автобус яки үз машинасы булыша хәзер. Хезмәт даны

3) Ераксынмау, ерак санамау. Мин, ерак юлны якын итеп, үзем килдем. Т.Миңнуллин. Бәби чиреннән котылгач та, ерак юлны якын итеп, әнкәемнең тизрәк килеп җитүен, үз йортлары белән торучы танышларыбызга бәби мунчасы ягып, мине дә шулай сыйпый-сыйпый юындыруын исемә төшерәм. Э.Шәрифуллина

4) Үз итү, үз күрү; хөрмәт итү. Кайнаталары аны үз балаларыдай якын итәләр. А.Тимергалин. Әллә инде әбекәйнең йомшак тавышы, әллә якын итеп «балам» диеп эндәшүе барысын да сөйлисе килү теләген уятты. А.Мансуров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә