ЯКЫНДАГЫ с. 1) Якын урындагы, янәшәдәге, якын тирәдәге, торган урыны ерак булмаган. Якындагы акчарлак кабартма кисәген шунда ук күреп алды һәм очып барган уңайга эләктереп алып йотып та җибәрде. Н.Каштанов. Алар үз балаларымдыр сыман тоелды, һәм мин, якындагы киосктан кәнфит алып, һәрберсенә өләшеп чыктым. М.Кәбиров 2) Тиз арада була торган; чираттагы; агымдагы; озакламый булачак. Якындагы идарә утырышында график расланды. Н.Әхмәдиев. Шулай да, иманым камил: якындагы елларда Уфа, гасыр башындагы кебек, яңадан татарның мәдәни, әдәби үзәкләренең берсенә әйләнер. Р.Миңнуллин |