ЯКЫНДА рәв. 1) Янәшәдә, бу тирәдә; берәр кешедән яки әйбердән ерак түгел урында. Ак чишмә дә якында гына булырга тиеш, күңел дертләп китте. Н.Нәҗми. Бормаланып-уралып елга агып ята, якында урманы, тавы, чишмәләре, иген кырлары – барысы да бар. З.Мурсиев

2) Якын көннәрдә, шушы көннәрдә, тиздән; якын киләчәктә (вакыт җитү тур.). Ләкин якында гына торган җиңү аларны һәрчак дәртләндерә, һәм алар, сугышны үзләре файдасына тәмамлар өчен, көчләрен кызганмыйлар. З.Зәйнуллин. Шул чакта аның зиһене бер нәрсәне эләктереп алды: бу шатлык юкка түгел, аның бөтен барлыгын рәхәтләндерәчәк шушы ләззәт бик якында гына. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә