ЯКЫНАЮ ф. 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса якынрак килү. Бүреләр якынайганнан-якыная, аралары күп дисәң бер ыргым калгандыр... М.Әмирханов. Менә ул, атлый торгач, бөтенләй якыная. К.Җәмит

2) Кыскару, кимү (ара, юл тур.). Ара коточкыч тизлек белән якыная иде. И.Хуҗин. Ерак юл якынаер – канатлар талмаса, яктылык нурыннан азакка калмаса... М.Мирза

3) Җитү, килү (вакыт, хәл, вакыйга тур.). Бергә йөрегез, балалар, китәр көннәрегез дә якыная бит. Г.Галиева. Көн артыннан көннәр үтә, Салкын көз якыная. Кояш та кыздырмый башлый, Яңгырлар да ешая. Р.Вәлиева

4) Кадерле, үз булып китү. Дуслаштылар, әмма күңелләре белән бер-берсенә артык якыная алмадылар. М.Маликова. Мондый мөнәсәбәт аша табиб авыруга якыная, аның газиз бер кешесенә әверелә. Г.Гыйльманов

5) Охшашлану, уртак сыйфатлар барлыкка килү яки арту, аерымлыклар кимү. Диалектлар әдәби телгә якынаю

6) Көчәю, элеккегә караганда яхшырак, ачыграк ишетелү (тавышлар тур.). Быргы тавышы якыная. Н.Фәттах. Җыр якыная, көчәя. Л.Лерон

7) күч. Кем белән дә булса якын, дустанә мөнәсәбәткә керү; дуслашу. Без бик якынайдык, бер-беребезгә тәмам ияләштек... Ә.Еники. Без аның белән шул чорда бик якынайдык, дуслаштык. А.Расих

8) күч. Иман ныгый бару; Аллаһка ышану арту. Әле бүген дә колагымда әнкәемнең «Манарага менгән кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная» дигән сүзләре яңгырап тора сыман. Р.Вәлиев. Безгә бер-береңне сөю, Аллага якынаю кирәк. З.Мәхмүди

9) күч. Берәр нәрсәгә омтылу, билгеле бер өлкәгә, юнәлешкә игътибар арту. Алар гаилә белән ураза тоталар, дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр, балаларының дингә якынаюын күреп сөенәләр. Туган як

Якынаеп бетү Бик нык якынаю; шактый якынаю. Авылга кайтып җиткәндә, алар тәмам якынаеп беткәннәр иде инде. Ф.Яруллин. Кешеләр тора-бара бер-берсенә якынаеп бетәләр, ә без һаман ераклашканбыз түгелме? Ф.Җамалетдинова

Якынаеп җитү к. якынаеп бетү. Шагыйрьгә якынаеп җитмәде кыз, туктады. М.Хуҗин. Бу вакытта депутат, кояшка кадәр чөелгән биеклегеннән күптән авышып, бозга каткан ялан җиргә якынаеп җитеп килә иде. Ф.Яхин

Якынаеп калу Якынайган хәлгә килү. Бермәлне ул кызга шактый якынаеп калды. Н.Фәттах. Чыннан да, ул берничә мәртәбә максатына ирешүгә бик якынаеп кала. Ф.Хатипов

Якынаеп килү Акрынлап якынаю; якыная башлау. Бәхетенә каршы, егеткә дачалар ягыннан якынаеп килүче машина уты күренде. В.Нуруллин

Якынаеп китү Көтмәгәндә якынаю; нинди дә булса сәбәптән яки билгеле бер вакыттан соң якынаю. Хәмит дигәннән, өч-дүрт ай бергә аралашсак та, якынаеп китә алмадык без аның белән. А.Гыйләҗев. Ләкин геологлар арасыннан берсе – зифа буйлы, ак йөзлесе – күңелгә якынаеп китте бит. М.Маликова

Якынаеп кую Тиз арада якынаю. Була икән шул моның кебек гайре табигый хәл дә: башта кешеләр, үзләре дә аңламаган ниндидер бер сукыр кодрәткә буйсынып, әллә ничек кенә якынаеп куялар, аннары инде бер-берсен аңларга, белергә тырышалар... Ә.Еники. Ул балкыганда, алсу нур белән читләнгән болытлар, ерактагы офыклар, күк гөмбәзе сиңа таба якынаеп-якынаеп куя. Ф.Садриев

Якынаеп тору Хәзерге вакытта якынаю; якын булып күренү; вакытлыча якынаю. Ара бераз якынаеп тора да тагын ерагая. Кызыл таң

Якыная бару Торган саен якынаю. Аның саен Г.Рәхим әдәбият, фән дөньясына якыная бара. М.Мәһдиев. Чатырларга якыная барган саен, аның әллә нишләп хәле бетә, тыны кысыла шикелле тоелды. Н.Фәттах

Якыная башлау Якынаерга тотыну. Гаҗәп, Эдуардның вертолёты да, гүя аны эзәрлекләгәндәй, зур тизлек белән машинага якыная башлады. А.Гыймадиев. Чит-ят кешеләр якыная башласа, барлы-юклы тавышын кызганмыйча, өргән булып, җан әсәре барлыгын белдерә. Г.Гыйльманов

Якыная бирү Бернигә карамый якынаюын дәвам итү. Сөйләшкән саен Леон безгә таба якыная бирә иде. М.Юныс. Теге яшь-җилкенчәкләр безгә таба һаман да якыная бирделәр. Ф.Яхин

Якыная төшү Бераз якынаю; тагы да ныграк якынаю. Мунчага якыная төшкәч, Закир абый туктап бераз тыңлап торды, әле бер яктан, әле икенче яктан чүгәләп карады да авызын каплап көлергә кереште. Г.Бәширов. Якыная төшкәч, бу милиционерны таныгандай да булды. Д.Бүләков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә