ЯКЫНАЙТУ ф. 1) Нәрсәнедер якын китерү; ераклыкны, араны киметү. «Алыгыз балдагыгызны!» – диде Нәҗип, учын аңа таба якынайтып. А.Гыйләҗев. – Мәктәбебез өскә ава, менә карагыз, менә! – ул берәм-берәм сурәтләрне түрәнең йөзенә якынайтты. Н.Гыйматдинова

2) Үтәү яки үтәлү вакытын киметү; тизләтү; кирәкле вакытның тизрәк килеп җитүенә тәэсир итү. Яшьтәшләре яу кырында сугышып йөргәндә, Нәҗип аларның балаларына белем бирә, аларны тәрбияләп, җиңү көнен якынайта. Л.Шәех // Билгеле вакытның килгәнен көтү, вакыт уздыру. Ә үзенең җылы өендә яту белән йокыга киткән канәгать чырайлы Мидхәт Хәсьянов, гырлый-гырлый, таңны якынайта иде. Н.Әхмәдиев

3) Үзе белән якыннан аралашу мөмкинлеге бирү; якыннан аралаша торган кешеләре арасына кертү. Берлек рәисе итеп сайлангач та, аны үземә якынайтырга, кайбер вакытларда аңа таянырга теләдем. Т.Миңнуллин. Шул юл белән ул кешеләрнең күңеленә үтеп кергән, аларны үзенә якынайткан. А.Вергазов

4) Бер-берсенә җәлеп итү, якын рухи мөнәсәбәт урнаштыру, бәйләү. Юл йөрү кешене кешегә якынайта, юл сәфәре кешене кешедән читләштерә дә. Р.Батулла. Кыска гына вакыт эчендә еш аралашу, бер-берсенең хәленә керү, уй-фикерләрне, дөнья мәшәкатьләрен уртага салып сөйләшү аларның өчесен дә бик нык якынайтты. З.Мәхмүди

5) Нәрсә белән дә булса кызыксындыру, нинди дә булса юлга, юнәлешкә кертеп җибәрергә этәргеч булу. Аларның бер-берсенә булган игътибарын, ихтирамын тою, азан тавышы яңгырагач, шыпырт кына намаз укып килүләрен күрү дә соклану хисен тудырып кына калмады, әлеге кешеләргә, дингә якынайтты. Ватаным Татарстан

6) Нәрсәгәдер бик охшаш, якын итү; охшату; яраклаштыру. Бу сүзләрдән күренгәнчә, китап балаларга аңлаешлы, гарәп-фарсы алынмалары аз, әдәби телгә якын булган Казан арты сөйләшенә якынайтып язылган. С.Сәмитова. Әсәрнең телен халык теленә якынайтасы һәм әдәби яктан эшкәртәсе бар. Кызыл таң

7) Теге яки бу билгеләре, үзенчәлекләре белән бер-берсенә охшаш итү. Татар һәм мари телләрен якынайта торган тагын бер күренеш – әлеге телләрнең шактый киң территориядә таралып урнашкан булуы. М.Саттарова

Якынайта бару Торган саен күбрәк якынайту. Тормышта күбрәк яшәгән саен, күңелемдә өлгереп килгән хисләр мине сиңа якынайта бара. Н.Хәсәнов. Сайдәнең карынында тибенеп яткан җан-бәгырь кисәге бу ике табигать баласын көннән-көн бер-беренә якынайта бара. Г.Гыйльманов

Якынайта башлау Якынайтырга керешү. Шул вакытта койрык бераз уйнап алды, ләкин ул бер минутка да сузылмагандыр, самолёт, тотрыкланып, болытлар арасына кереп чумды, һәм һәр минут безне Бөгелмәгә якынайта башлады. Н.Әхмәдиев. Ике имән бармагын тырпайтып, бер-беренә төзәп, якынайта башлады. Р.Батулла

Якынайта бирү Бернигә дә карамый якынайтуны дәвам итү. Әлегә, әлхәмделиллаһ, аякларыннан зарланмый, күктә бәхет вәгъдә иткән йолдызларга карый-карый, авыл белән ике араны якынайта бирә. Н.Әхмәдиев

Якынайта төшү Бераз якынайту; тагын да ныграк якынайту. Баланың дөньяга килүен көтү аларны якынайта төште. Н.Әхмәдиев

Якынайтып бетерү Бик нык якынайту; тәмам якынайту. Хатлар, күрәсең, юкка гына йөрмәгәннәр, вазифаларын әйбәт башкарганнар – безне якынайтып бетергәннәр. Ә.Маликов. Әйе, ике шәһәр арасын якынайтып бетердем инде. Тамаша

Якынайтып җибәрү Якынаерга этәргеч бирү, сәбәп булу; бераз якынайту. Уртак шатлык аларны тагы да якынайтып җибәрде. Ф.Яруллин. Әмма баштагы мәлдә, әле әдәби карашлар берлеге пәйда булганчы, Рөстәм белән мине, икебез ике бүлектә укуга карамастан, француз теле дәресләре якынайтып җибәрде. Н.Гамбәр

Якынайтып тору Вакытлыча якынайту; даими якынайту. Чынлап та, Үзәктәге югары даирә җитәкчеләренең һәммәсе белән танышлыгы булуга да карамастан, Сталин белән Мирсәетне байтак кына вакыйгалар һәм икесе генә белгән серләр якынайтып тора иде. Р.Мөхәммәдиев. Ниндидер күренми торган җеп безне бәйләп, якынайтып тора, бусы – бәхәссез. Туганайлар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә