ЯКЫНАЕШУ ф. урт. юн. к. якынаю. Ияләре дә якынаешкан – бик ихлас гәпләшеп баралар! Ш.Галиев. Аларны ишектә күргәч, Җиһангировның маңгаена сизелер-сизелмәс сызылган җыерчыклары, кәкрәешеп, бер-берсенә якынаештылар. Ф.Садриев Якынаешып алу Бик тиз якынаешу; аз вакытка якынаешу. Иптәшләре белән шулай якынаешып алгач, Мусаның күңеле шактый ачылып китте хәзер. Ш.Маннур Якынаешып бетү Тәмам якынаешу; бик нык якынаешу. Кыскасы, бик дуслашып, якынаешып беткән идек инде без соңгы көннәргә. Кызыл таң Якынаешып китү Билгеле моменттан башлап якынаешу. Шәhәp җире булып, үзара аралашып яшәсәк, бәлки, синең белән якынаешып китәр идек. К.Тимбикова |