ЯКЫН с. 1. 1) Билгеле бер җирдән еракта урнашмаган, арасы ерак булмаган, шушы тирәдәге, тиз генә барып җитәрлек; киресе: ерак. Фронтка якын шәһәрдә урынсыз сорауга кешеләр бүтәнчә җавап бирә алмауларын ул шунда ук төшенеп алды. Г.Әпсәләмов. Мондый якын җирдән икенче бер фатир табасыңмы әле, юкмы. Р.Рахман

2) Тиздән булырга тиешле, тиз арада булачак; гомумән, вакыт аралыгы зур булмаган. Мин баламны якын көннәрдә биредән килеп алачакмын. Д.Салихов. Заман коточкыч тизлектә үзгәреп тора, һәм, бәлки, якын киләчәктә дәвалау мөмкинлеге дә ачылыр. М.Кәбиров

3) Турыдан-туры кан кардәш булган, туган. Гаиләң, балаларың, якыннарың бар бит әле... А.Хәсәнов. Бу кичтә мин, якыннарым белән генә хушлашып, бу авылдан китеп бардым. А.Нәҗми

4) Тыгыз дуслык мөнәсәбәтендә булган. Билгеле, минем йөз сум акчам юк, әмма бик якын ике дусым бар иде. А.Шамов. Ә менә институтта укуының беренче көннәреннән үк, әлеге шул казылык аркасында группадашлары арасында бик тә тиз үз кеше, якын кеше булып китте Фәләх. В.Нуруллин

5) Кадерле, үз. Туган-үскән илнең җанга никадәр якын, кадерле, изге икәнен беләсең килсә, менә алардан гына сора. А.Хәсәнов. Йөрәгем ниндидер күптән таныш һәм бик тә якын әйберен тапкандай тибрәнеп куйды. А.Мансуров

2. рәв. мәгъ. 1) Ерак түгел, арасы ерак булмаган килеш; монда гына, янәшәдә, терәлеп үк. Әгәр инде оя-өн корган, анда балаларың калган урманга бик якын торган авылларга төшеп, аларның сарык бәрәннәрен еш ташый башласаң, ул авылларның агайлары, түзәләр-түзәләр дә, беркөнне сәнәкләр, күсәкләр белән коралланып, авыл өстендәге урманга ябырылалар. А.Хәсәнов. Ә чегән таборын әйтмим дә: бигрәк якын урнашкан икән, әгәр дә сузылсаң, валлаһи менә, кул белән кагылырга була сыман. И.Диндаров

2) Кемгә яки нәрсәгә дә булса бик аз гына ара калырлык итеп. Аның кара кашларының бер-берсенә тоташырдай якын торулары, шомырт кара күзләр, икегә аерылган түгәрәк ияк, киң маңгайга төшкән кара чәчләр – барысы да, барысы да йөрәктә җуелмаслык эз калдырдылар... А.Алиш. Хафиз бабайның күзләре кысылган, ул, учын авызына якын китереп, кет-кет көлә иде. А.Гыйләҗев

3) Яхшы мөнәсәбәттә; туганнар кебек. Ике гаиләнең балалары – без, туганнардай якын булып, әле беребезнең, әле икенчебезнең гаиләсендә ашап-эчеп, кунып калган чаклар да була иде. А.Нәҗми

3. хәб. функ. 1) Арасы аз булу; ерак булмау. Суның кимегән чагы булганлыктан, яр бик якын. Г.Әпсәләмов. Терсәк якын, тик кем генә аны тешли ала... А.Әхмәтгалиева

2) Тиздән булу, тиз арада булу, килү. Төн бик якын. А.Хәлим

3) Бик кадерле, үз булу. Сез дә миңа бик якын. А.Хәсәнов. Укытып чыгарган студентларым да, нәкъ балаларым кебек үк, һәммәсе дә бик якын. Аманулла

4) Охшаган булу; ниндидер сыйфатлар, билгеләре белән тартым булу. Бу җәһәттән ул халыкчанлыгы, ихласлыгы, моңы белән әсир иткән Илһам Шакировка бик якын. И.Юзеев. Уйгур теле – безгә тугандаш, татар теленә бик якын. Г.Гомәр

4. и. мәгъ. 1) Туган, кардәш кеше; әти-әни, балалар кебек иң кадерле кешеләр. Ул, якыннарына җиңелрәк, турырак юллар насыйп булуын теләп, һәр сулышында Аллаһка ялвара иде. Д.Булатова

2) Дус, иптәш. Бу серне, якыннарымның берсенә дә әйтмичә, мин сакларга тиеш бит әле. А.Хәсәнов

3) Сөйгән яр, ир яки хатын. Ике шатлыгым бар иде: әнкәй карчык та Вәзирә якыным. Ә.Гаффар. Яз иде... Берәүнең якыны Урманнан чәчәкләр китерде. Д.Гыйсметдин

5. бәйл. функ. 1) Охшаш, охшаган, тартым, кебек. Гайникамал апа ифрат та әрнүле, елауга якын көй-моң белән мөнәҗәт әйтте. М.Хәсәнов. Ул акылдан шашуга якын бер гамьсезлек һәм өметсезлек кичерде. Н.Фәттах

2) Нәрсәнең дә булса зурлыгы, ераклыгы, озынлыгы билгеле чамада булуын белдерә; диярлек, чамасы. Йортның төп өлешендә егермегә якын гаилә яши. З.Хәким. «Мәкам» бу очракта ислам традицияләре белән бәйле көйле сөйләмгә якын уку ысулын белдерә. Г.Макаров

Якын арада Шушы көннәрдә, тиздән. Кәримә көтте, үзе белән якын арада булачак зур үзгәрешкә алдан ук әзерләнде. З.Хөснияр. Ашыгудан файда юк, барыбер якын арада яңгыр булмас, диләр... Г.Гыйльманов. Якын да җибәрмәү Нәрсә дә булса эшләргә, кая да булса барырга рөхсәт итмәү. Моннан соң нәшриятка якын да җибәрмәүләре мөмкин бит инде Шәрәфне. Л.Ихсанова. Шулай да берсе түзмәде, күршесенең колагына әйтеп куйды: «Бала тәрбияләргә безне якын да җибәрмиләр». Р.Батулла. Якын да килмәү 1) Тыңларга да, белергә дә теләмәү, кемнең дә булса фикере белән һич килешмәү, риза булмау. Беркөнне Шәйхетдинов барып сөйләште, якын да килмиләр, ди. Т.Гыйззәт. Ул бит кызу канлы, якын да килми, шул Бурлар нәселенә якын барасы булмасын сеңлем Нурания, ди. Р.Камал; 2) Охшамау, охшашлык бөтенләй булмау. Ул күп яза, бер-берсенә якын да килмәгән төрле жанрларда иҗат итә. Р.Миңнуллин. Матур кинолардагы хастаханәләргә якын да килми безнең бала тудыру йортларындагы шартлар. С.Камалова; 3) Туры килмәү, килешмәү. Сәнгать дигән сәер, сирәк очрый һәм хуҗасының табигатенә якын да килми торган исемне аны тәрбияләп, багып үстергән әбисе куша. Т.Галиуллин. Озын чәч, үкчәле, озын кунычлы күн итек, ертык джинсылар – гомумән, татар эстрадасына якын да килә торган түгел иде ул стиль. Э.Фатыйхова; 4) Ярамау, сыймау (кием тур.). Элек кигән итәкләрем хәзер якын да килми. Кызыл таң. Якын да китермәү 1) Нәрсәгә дә булса катгый каршы килү. Әнигә [акча] бирмәкче булган идем, якын да китерми. М.Җәлил. Бу хакта сүз кушасың икән, ул сиңа әллә нинди сылтаулар табып, якын да китерми. К.Миңлебаев; 2) Читләшү, чит итү, үз итмәү. Чибәр, акыллы кызны сыйныфташлары якын да китермәделәр. М.Вәлиев. Якын килү 1) Кем белән дә булса яхшы мөгамәлә урнаштыра алу, уртак тел табу. Фәтхия янына беркем дә якын килә алмады, аның янында беркем дә артык хәрәкәт ясамады. М.Мәһдиев. Ничек анда сыйды икән әби, Хәмидә апага якын килерлек түгел иде бит? Р.Габделхакова; 2) Нинди дә булса эшкә, мәсьәләгә һ.б. билгеле карашта булу. Ул Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә эшләнә, камилләштерелә, ягъни татар халкының милли үзенчәлеге проблемасына фәнни яктан якын киленә. Казан утлары; 3) Билгеле мөнәсәбәт күрсәтү. Менә ни өчен без бу мәсьәләгә кабат-кабат уйлап якын килергә тиеш. Т.Миңнуллин. Башта кадрлар сайлап алуга җитди якын килде. Т.Нәҗмиев. Якын көннәрдә к. якын арада. Якын көннәрдә күп нәрсәләр ачыкланырга тиеш. Н.Акмал. Якын көннәрдә, боерган булса, туган якларны бер урап кайтырга, дигән уем да бар иде. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә