ЯКУ’ТЧА рәв. 1. 1) Якут телендә. Аннары, акыл өйрәткән бер төс белән, якутча нидер әйтте. Н.Ихсанов. Кызылда яшәгәндә, ана телем – татар теленнән кала, тыва, урыс, казах һәм якутча, ягъни дүрт телдә сөйләшергә өйрәндем. Безнең гәҗит

2) Якутларга хас булганча, якут халкындагыча. Якутча тәрбияләү

2. с. мәгъ. 1) Якут телендәге. Узган гасырның 90 нчы елларында беренче якутча хатын-кызлар журналы «Далбар хотун»ны (сүзгә-сүз тәрҗемәсе: «Чын йөрәктән кабул итүче хатын-кыз») оештыруда катнаша, аның баш мөхәррире була. Кызыл таң. Якутча шигырь

2) Якут халкына караган, шуңа хас булганча. Якутча туй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә