ЯКУТ II и. Телләре төрки телләр семьялыгына караган, шаманчылык һәм православие динен тота торган, күпчелеге Якутиядә яшәүче төп халык атамасы (үзатамалары – саха) һәм шул халыкның бер вәкиле. Гагауз телендә шор, хакас, алтай, якут телләренә генә хас бик борынгы үзенчәлекләрнең дә саклануы халыкның үтә катлаулы һәм озын үсеш юлы узуы хакында сөйли. Т.Әйди. Татар, башкорт, чуваш, якут һ.б.ны милли азчылык дип кабул итеп булмаячак, алар үз территорияләреннән тыш та төп халык булып торалар. Р.Хәкимов |