ЯКУТ I и. гар. 1. Рубин, сапфир һ.б.ш. кебек, кызыл, зәңгәр һәм сыек зәңгәр төсләрдәге кыйммәтле асылташларның гомуми атамасы; русчасы: яхонт. Алар кояш нурларында якут күк кызарып утыралар. Гали Рәхим. Ул өлгеләргә энҗе, кызыл якут, фирүзә кебек кыйммәтле асылташлардан күзләр уелган. М.Әмирханов 2. с. мәгъ. Шул ташка охшаган, шуның төсендәге. Безнең якның чияләре кебек, якут җимеш сарган ботакны! Р.Фәйзуллин. Тик ай түгел, якут йолдыз Куелган очларына. И.Сабиров |