ЯКТЫРУ II ф. 1) з.-сыз Таң ату, көн туу. Таң да ата инде, яктыра. И.Юзеев. Яктырды, кояш та чыкты, ә мин, йоклый алмыйча, урын өстендә аунап ятам. А.Шамов 2) Якты булып китү; караңгылык китеп, яктылык килү; яктыга әйләнү. Чынлап та, Фәнис күптән чамалап килә инде: төнгә каршы табигать кискен үзгәрә икән – кар карая, ә төн агара, яктыра... Г.Гыйльманов // Кисәк бик якты нурга, яктылыкка күмелү. Бер мизгелгә фатир яктыра һәм кабат гөлтләп сүнә. М.Кәбиров 3) Башка нәрсәдән аерылып, ачык, якты булып күренү, ялтырап күренү. Стенада Хәмзиннең карикатурасы яктыра. И.Юзеев. Авансценаның икенче почмагы яктыра. А.Гыйләҗев 4) күч. Наданлыктан, караңгылыктан арыну, агару, аң-белемгә ия булу; белем дәрәҗәсе арту. Читтәге бик күп өяздә, күр, авыллар яктыра ---. Г.Тукай 5) күч. Җанланып китү, шатлык билгеләре чагылу (йөз тур.). Һәм яктыра йөзем: Һәрбер чыктан Халкым карый кебек елмаеп. М.Шабаев. Ут теле үрләгән саен, абыйның йөзе яктыра, елмаю булып иреннәренә, күзләренә елтыр балкыш куна. Л.Зөлкарнәй 6) күч. Нурлану, очкынлану, шатлык нурлары күренү (күзләр тур.). Гәүһәрнең нечкә иреннәрендә алсу нур уйнады, күзләре, яктырып, сөю ялкыны белән яна башлады. Г.Ибраһимов 7) күч. Күңел ачылу, күңел күтәрелеп китү, яшәү дәрте арту. Гаҗәеп аклыкка, гүзәл сафлыкка күңел үрләрем яктыра. Н.Хәсәнов // Сафлану. Күңел яктыра, күзләр нурланып китә, хәтта сулган-саргайган йөзләргә алсулык сирпелә. И.Салахов 8) күч. Матураеп китү, якты, матур булып тоелу; матур булып күренү. Кайгырма син, иркәм, мин кайтырмын. Тик көнебез генә яктырсын. Ә.Ерикәй. Мин Агыйделгә, аның аръягындагы тугайга, урманга карыйм, караган саен карыйсым килә, торган саен дөнья яктыра, төсмерләргә байый бара. М.Маликова Яктыра бару Аз-азлап, акрынлап яктыру. Һаман саен балкый, яктыра барган нурлар да тәэсир итми, җирдә аунаган мәһабәт, батыр ирләр селкенергә һич уйламый иде... В.Имамов Яктыра башлау Яктыру билгеләре күренү, яктырырга тотыну. Без иртән яктыра башлауга килеп утырабыз да, һәркайсыбыз сабакны кабатларга, үзебез аңламый торган китап сүзләрен ятларга тотынабыз. Г.Бәширов. Шулайрак булып чыкты да: сәгать унберне узып, яктыра башлауга, бригада таныш урынга килеп җитте. И.Хуҗин Яктыра төшү Бераз яктыру; тагын да ныграк яктыру. Кызларның көләч йөзләре тагын да яктыра төшә, көлүләре тагын да дәртлерәк яңгырый. Г.Әпсәләмов. Кызының тынычландырырга теләп әйткән йомшак сүзләреннән ананың йөзе тагы да яктыра төште. И.Нәбиуллина Яктырып бетү Тәмам яктыру. Бөтенләй яктырып беткәч кенә йокыга киткәнмен. Н.Әхмәдиев. Бу иртәне алар тәмам яктырып беткәнне көтмәскә, иртәрәк кузгалырга булдылар. А.Хәсәнов Яктырып җитү Тәмам, тулысынча яктыру. Бүген дә бәрәңге утыртырга яктырып җитмәстән үк чыктылар, Сәрвия смена алыштырырга киткәнче әллә ни үрчетә алмасалар да, алга китеш барыбер булыр. М.Хуҗин. Кышкы иртә тиз генә яктырып җитә алмый. Ф.Яхин Яктырып калу Берәр вакыйгадан, тәэсирдән соң яктырган хәлгә килү. Өй һавасы сафланып, яктырып калды. А.Хәлим. Аяз көнне кешенең уйлары югарырак, хыяллары биегрәк була, зәңгәр күккә карап торган чакта ул дөнья мәшәкатьләреннән беразга булса да арынып тора, чистарынып, күңеле яктырып кала. Р.Вәлиев Яктырып килү Акрынлап яктыра башлау. Инде таң аткач, тәмам яктырып килгәндә генә, алар икесе дә изрәп йоклап киттеләр. А.Хәсәнов. Көн яктырып килә иде күрәсең, тәрәзә пәрдәләре аша йомшак яктылык саркый. М.Маликова Яктырып китү Бераз яктыру. Фәридун абзый аны күрмәмешкә салына, тик йөзе яктырып киткәнен яшерә алмый, канәгатьләнеп, тамагын кырып куя. В.Юныс. Алар чиста, пакь булган чакта гына өй эченә җылы якты нурлар үтеп керә, хуҗа кешеләрнең дә, башкаларның да күңелләре яктырып китә. А.Мансуров Яктырып кую Кинәт яктыру. Су өсләре, эңгер-меңгерләнеп торган каршы як ярлар гөлт итеп яктырып куйды. М.Хәсәнов. Көтмәгәндә малайның зиһене яктырып куйды. А.Хәлим Яктырып тору Яктырып күренү; яктыру үзлеге булу. Күләгәле урыннарда су кап-кара, кояшлы урыннарда яктырып тора. Г.Әпсәләмов |