ЯКТЫРУ I ф. йөкл. юн. к. ягу I ( 1–4 мәгъ.). Бераз тынычлана төшкәч, Сирай бабай бәйрәмнәрдә генә кия торган ак күлмәген киеп алды, күрше Гатифәне чакыртып, коймак пешертте, мунча яктырды. Г.Сабитов. Бәк түгәрәк аланны тутыртып учак яктырган икән, җылысы ике-өч йөз адымнан биткә бәрә. М.Әмирханов

Яктырып кую Алдан ук яктыру. Шулай да, булдыклы егетләребез гомуми мунчаны Илһам абый хөрмәтенә яктырып куйган иде. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә