ЯКТЫРТУ ф. 1) йөкл. юн. к. яктыру. Бу карашы аның пөхтә итеп кырылган, нык иякле кырыс йөзен яктыртып, аңа мөлаемлык өстәп тора иде. М.Маликова. Әти, әйләнә-әйләнә, көзгедән үзен күзәтә, канәгатьлек билгесе бөтен йөзен яктыртып, балкытып тора. И.Нәбиуллина 2) Яктылык бирү, якты итү. Кояшның бар дөньяны – тау итәкләрен, елгадагы агымсуны, урман-кыр, болыннарны яктыртып, көнчыгыштан көнбатышка таба китеп барган чагы. А.Нәҗми 3) Караңгыда күренсен өчен, яктылыкны нәрсәгә дә булса юнәлтү. Аңа бара торган аллея иң матур фонарьлар белән яктыртылган, зифа буйлы пальмалар, кипарислар сарайны чолгап, бизәп торалар. А.Гадел. Тар гына прожектор уты авансценаның уң як читенә, борынгы кәнәфидә утырган Рәсүлне яктырта. Г.Каюмов 4) күч. Матур итү, якты ( 11 мәгъ.) итү, матур күренерлек итү; бәхетле итү. Бер елмаю белән дөньяны яктырта беләләр иде шул! М.Маликова. Синең нурлы йөзең каршымда, Йолдыз кебек балкый, Тормышымны яктырта ---. А.Җамал // Яхшырту. Әй син, кеше, кылган эшләрең дөньяның кай җирен булса да яктырттымы? Р.Низамиев 5) күч. Күңелен күрү, күңелен җылыту; шатландыру; куаныч бирү. Андагы бер чәчәк кенә булса да, Синең күңел гамьнәреңә тәңгәл килеп, Синең җаныңны яктыртса, мин шат булырмын. Г.Мөхәммәтшин. – Имәндә икән чикләвек, – дип, кешеләр алдында елмаеп кына куйса да, Кадрияне эчтән икенче уй җылытып, яктыртып узды. В.Имамов // Җанландыру, шатлык нурлары чыгару. Кешеләргә йөз аклыгымны илт син, сөмсере коелганнарның да йөзләрен яктырт. Л.Зөлкарнәй 6) күч. Җиңеләйтү; нинди дә булса ярдәм, җиңеллек бирү. Шул язның бер көне, давыллы диңгездәге маяк шикелле, әле дә булса юлымны яктырта, иң авыр чакларда яшәү көче бирә. М.Яһудин 7) күч. Аңлатып, төшендереп бирү; сөйләү, сөйләп бирү, тасвирлау. XIX йөз ахыры татар авылы тормышын М.Галәү кадәр масштаблы планда яктырта алган башка бер язучы да юк. М.Мәһдиев Яктырта бару Торган саен ныграк яктырту, эзлекле рәвештә яктырту. Кояш күтәрелгәннән-күтәрелә барды, көнне җылыта, ныграк яктырта барды. Н.Фәттах Яктырта башлау Яктыртырга тотыну. Әмма берсе дә күрмәде бугай, тагын бездән бөтенләй читкә яктырта башлады. С.Сабиров . Иң тәүдә район үзәген яктырта башларга кирәк тә инде. З.Мурсиев Яктырта төшү Бераз яктырту; ныграк яктырту. – Менә Чернозубовның үзе утырткан ике түтәл бәрәңгесе, – диде Исхак, фонарь белән яктырта төшеп. – Мин, үз рөхсәте белән, көн саен бер төбен ашап торам. Ә.Маликов Яктыртып алу Аз гына, кыска вакыт яктырту; тиз генә яктырту. Шул яктылык Мәрхәмбикәнең судан чыгып торган ап-ак йөзен яктыртып алды. М.Хәсәнов. Лифт эчендәге ут караңгы коридорны беразга гына яктыртып алса да, хатын аларның йөзләрен шәйләми калды, киемнәренә караганда, яшүсмерләр бугай! З.Хөснияр Яктыртып бару Даими, эзлекле рәвештә яктырту. Кабатлап әйтәм: Нурия үзе, Америка турында язганда, уңай якны да, ошамаган якны да бертигез дәрәҗәдә яктыртып бара, күзе ни күрсә, йөрәге ни кушса – шуны яза. М.Вәлиев Яктыртып бетерү Тулысынча яктырту, бик нык яктырту. Бер учак кына төнне яктыртып бетерә алмый. Г.Гыйльманов Яктыртып җибәрү Кинәт, көтмәгәндә яктырту; тагын да ныграк яктырту. Алтын чәчле Пётр бөтен эчке дөньямны яктыртып җибәрде бугай... К.Кәримов. Хәтер метафорасы безне тормышның нинди катламнарына алып керә, кеше күңеленең кайсы караңгы почмакларын яктыртып җибәрә соң? М.Вәлиев Яктыртып кую Алдан ук яктырту; яктыртылган хәлгә китерү. Интегеп, рәт араларында эзләп йөрисең дә булмый, сез кергәнче үк урыннарыгызны прожектор белән яктыртып куярмын, диде. Аманулла. Яктыртып куелган реклама тактасындагы «Ялта – дөнья курортларының энҗесе» дигән язу мәсхәрәләп көлү кебек тоела иде. Р.Мирхәйдәров Яктыртып тору Яктыртылган хәлдә тоту, даими рәвештә яктырту. Әле генә төн караңгылыгын тишеп, су өстен яктыртып торган яшел һәм кызыл утлы маяклар көчсезләнеп калдылар. Г.Гобәй. Әдилә минем йон аякчуларымны, чабатаны мичнең буш калган урынына җайлап урнаштырды, мин, лампаны күтәреп, аңа яктыртып тордым. А.Гыйләҗев Яктыртып узу Берәр эш-хәл, сүз барышы уңаеннан яктырту. Бу проблеманың асылын тәфсилләп тормастан, безнең бүген Русиядә туган телләр язмышына кагылышлы кайбер фикерләребезне тезислап булса да яктыртып узасыбыз килә. Кызыл таң |