ЯКТЫРТКЫЧ и. 1. 1) Люстра, лампа кебек, торакны яки урамны яктырту өчен кулланыла торган прибор. Хуҗалык мөдире өстәл, урындык, яктырткыч, шкаф, жардиньеркаларны, тәрәзә пәрдәләрен санады. Н.Көбәш. Стеналардагы тонык яктырткычлардан шомлы күләгәләр сузылып киткән. Л.Гыймадиева

2) Яктылык чәчә торган яки якты булып күренә торган күк җисеме. Гомумән, Кояшка, Айга һәм башка күк яктырткычларына игътибарлы күз белән карау мөселманның канында бар. А.Тимергалин. Галәм яктырткычларын үзгәртеп булмаган кебек, вакытны да туктатып булмый. А.Нәҗми

3) Төрле махсус максатларда кулланыла торган яктырту приборы. Күн пинжәк кигән ике ир, өстәлнең як-ягына утырып, сүзсез генә сумкаларын ачтылар, аппаратларын көйли, яктырткычларын куя башладылар. Р.Вәлиев

4) Транспортның алгы өлешенә урнаштырылган, кайтаргыч яктылык бирә торган батынкы көзгеле фонарь; фар. Аның каравы бәхәс шарты буенча, өр-яңа сәпит яктырткычы Җәмилнеке булды. А.Гыймадиев. Ә каршыга килүче машинаның яктырткычы сине йокыдан айныта. Безнең гәҗит

5) Караңгы урыннарда вакытлыча яктыртып алу өчен, көнкүрештә кулланыла торган зур булмаган кул приборы; фонарь. Заварзин янында басып торган Гыйният кул яктырткычының төймәсенә басты. З.Зәйнуллин

6) күч. Борчуларны бетерә, караңгы уйлардан арындыра торган кеше турында. Булмадың алтын ярым, салкын ярым син дә минем, Бер тәбәссем берләрдә тормыш юлым яктырткычы! Г.Тукай

2. с. мәгъ. 1) Яктырта, яктылык бирә торган, яктылык чыгара торган. Якты август төне безнең яклы: бүген яктырткыч ракеталар кирәк булмаячак. А.Тимергалин. Аннан ул өч-дүрт фотоаппарат алып чыкты. Миңа яктырткыч лампалар тоттырды. М.Садыйков

2) Төнлә якты булып ерактан күренеп тора торган (бөҗәкләр тур.). Яктырткыч бөҗәкләр җыйдык та чөйдек учлап төнге урманда! Р.Фәйзуллин. Ай нурына уралган беренче кичтәге тойгылары бөтенләй үк онытылмаган, карурмандагы яктырткыч кортларның ымсындыргыч яктысы рәвешендә генә булса да, вакыт-вакыт чагылып ала иде әле. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә