ЯКТЫЛЫ’-КАРАҢГЫЛЫ с. 1) Бик якты да һәм бик караңгы да булмаган; эңгер-меңгер. Кинодан чыкканда шәһәр өстенә эңгер иңеп, бар дөнья аның кәефе сыман яктылы-караңгылы иде инде. Р.Вәлиев. Биредә яктылы-караңгылы иде. Безнең гәҗит 2) күч. Бәхетле-бәхетсез, яхшылы-начарлы, уңышлы-уңышсыз. Бу вакытта Гайниҗамалның күңеле еракларга – үзенең башыннан үткән, күптәнге яктылы-караңгылы, шатлыклы-кайгылы хәлләргә карап очадыр иде. Ш.Камал |