ЯКТЫЛЫК и. 1) Нинди дә булса чыганактан килгән якты ( 1–2 мәгъ.). Өске яктан нурлы яктылык сирпелә, шуңа күрә һәр таш кисәге, һәр тузан бөртеге аермачык булып күренеп тора. Г.Гыйльманов. Ишектән кергән кичке яктылык тонык кына булып амбар эченә таралды. С.Зыялы 2) Күк җисеменнән, уттан һ.б.ш. чыккан якты нурлар. Галәмдәге йолдыз яктылыгы, әкренләп, безнекеләрнең дә күңеленә төшәр әле! Р.Фәйзуллин. Багана башындагы утның яктылыгы йөзләренә төшә. Т.Галиуллин 3) Якты, ачык төсле булу; шуннан барлыкка килгән матурлык тәэсире. Ачык төсле җылы буяулар бу максатка ирешүдә аңа ярдәм итәләр, картинага бәйрәм рухы һәм яктылык өстиләр. Р.Вәлиев. Каеннарның ап-ак кәүсәләреннән илаһи бер яктылык бөркелә, бу яктылык үзеннән-үзе күңелгә күчә, җанны тынычландыра. Д.Йосыпова 4) күч. Шатлык, канәгатьлек хисләренең чагылышы; нурлы йөз; елмаю. Мостафа белән Шәрифнең дә йөзенә яктылык кунды. А.Әхмәтгалиева. Кулга-кул тотынышкан ике йолдыз, йөзләрендәге бәхет яктылыгы белән, өч тапкыр, шәфәкътай янган учак тирәли әйләнделәр. А.Нәҗми 5) күч. Күңелне, рухны күтәрә торган хис-кичерешләр, күңелгә рәхәтлек бирә торган тәэсирләр. Кешегә көн саен ниндидер яктылык, матурлык кирәк, шул чагында ул бауга тотынмас. З.Хәким. Ә бит һәр очрашу, һәр аралашу күңелдә ниндидер җылылык, яктылык калдыра, аны баета, хәтта сафландыра, изгелеккә якынайта... Г.Гыйльманов // Уңай, позитив энергия; җылылык. Берәү үзеңә, кешеләргә яктылык сирпеп, яхшылык бөркеп, кәефеңне күтәреп китә. Г.Хөсәенов. Ул агайдан да ниндидер җылылык, яктылык сирпелә сыман. З.Мурсиев 6) күч. Матур, бәхетле тормыш, якты киләчәк. Һәр туган көннең иртәсе аңа яктылык, шатлык-куаныч, күңел көрлеге алып килә торган иде. М.Хәсәнов. Караболак, туган авыл, туган нигез, нәсел-ыру алар өчен әнә шундый яктылык, шатлык чыганагы иде. Ф.Бәйрәмова |