ЯКТЫ и. 1. 1) Кояш нурлары тәэсирендә барлыкка килгән яктылык. Бердәнбер форточкадан төшкән көн яктысы бу зур бүлмә өчен һич тә җитәрлек түгел иде. Г.Әпсәләмов. Гөлтуташ кабат әйләнеп кайтып кергән чакта, таң яктысы беленеп килә иде. В.Имамов

2) Гомумән нинди дә булса утлы, кызган җисемнән нурланып тарала һәм тирә-якны яктырта торган энергия. Иксез-чиксез төн караңгысында учак яктысы үзенә күрә бер кызгылт утрау булып, әкиятләрдәге төсле серле булып күренә. Г.Бәширов // Нинди дә булса чыганактан тарала торган яктылык. Бу урманның эчендә кич белән бик ерактан бер якты күренә. Фән һәм тел. Тәрәзәләр тышкы яктан якты күренмәслек итеп капланган, чөнки авыл өстеннән очкыч эскадрильялары туктаусыз очалар. Ватаным Татарстан

3) Яктылык килә, төшә торган урын; нәрсә белән дә булса яктыртылган урын. Аулаккарак китик, алайса монда яктыга озынборын, черкиләр дә күп җыелган. Т.Әйди

4) күч. Шатлыклы хисләрнең күзләрдә, йөздә чагылышы. Йөзләрдә әле шатлык яктысы, әле сагыш күләгәсе чагылып китә. Ф.Яруллин. Зәринәнең күз алдыннан Рәхиләнең баласына төбәлгәндә бәхет яктысы кабынган күзләре китмәде. Сөембикә

5) күч. Аң-белем, мәгърифәт, культура, гыйрфан. Китап безнең турылыклы дустыбыз – һәрчак яктыга илтер, тормышыбызны ямьлерәк, мәгънәлерәк итәр. Р.Фәйзуллин // Яхшылык. Гел яктыга, киләчәккә таба карыйк. А.Нәҗми

2. с. мәгъ. 1) Көчле яктырта торган; яктылыгы көчле булган. Чөнки аның үз тәрәзәләрендә дә якты ут балкый, аның үз өендә дә күңелле мәҗлес. Г.Әпсәләмов. Көнозын кояш җир йөзен үзенең якты нурлары белән иркәли, яңа тормыш, яңа сулыш, яктылык һәм җылы бирә. А.Нәҗми

2) Яхшы яктыртылган; яктылык күп төшә торган. Буяу исе аңкып торган ике бүлмәле өр-яңа якты фатир иде бу. Ә.Салах. Оҗмахтай җылы, якты бүлмә, дип уйлады ул, тәрәзә пәрдәләре, өстәл, карават җәймәләре, вазадагы чәчәкләрне күздән кичергәч. Д.Каюмова

3) Караңгыда бик ачык күренә торган; нурлы; нур тарата торган (төнге күк җисемнәре тур.). Әнә, баш өстендә диярлек, якты йолдыз. А.Тимергалин. Кичләрен көзге күкне санап, карап бетермәслек якты йолдызлар каплап алалар. А.Нәҗми

4) Кояшлы, аяз; яктылыгы күп булган. Бераздан күзне ачсам, якты көн кара күзлек аша карагандай сүрәнләнеп, тоныкланып калган. Ш.Галиев // Караңгы төшеп өлгермәгән; кояш баемаган. Һәркем, якты чакта тизрәк өенә кайтып җитәргә дип, дүрт күз белән теге яктан паром чыкканны көтә. А.Хәсәнов

5) сөйл. Ачык; караңгы, кара төскә тартым булмаган (төс тур.). Дөрес, безгә якты, алтынсу төстәге ялтыравыклы обой эләкте – очсыз булса да, хәтәр матур күренә. А.Әхмәтгалиева. «Авыр», калын, караңгы төсләрдәге тәрәзә пәрдәләре урынына, киресенчә, юка, яктыларын алыгыз. Кызыл таң

6) Чиста; болганмаган; үтәкүренмәле (сыеклык, сулык тур.). Суы үтә күренгән якты диңгезгә карыйм да авылымдагы Дымбылат кизләве искә төшә. Ш.Галиев. Ә бит йөрәк талпынган иде, күңел якты елга өстендә салмак кына чайкалып торган ак пароходка таба очынган иде. М.Маликова

7) күч. Ачык, көләч. Күптәннән якты чырай күргәнебез һәм күрсәткәнебез юк. А.Гыйләҗев. Әнисенең болай да якты йөзе тагын да илһамланып яктырды. А.Хәлим // Мөлаем, нурлы, үзенә тартып тора торган. Аның йөзе якты, йөзе яктының күңеле дә якты була. Т.Миңнуллин

8) күч. Бернинди күңелсезлек белән дә бозылмаган; бәхетле, ямьле, шатлыклы, рәхәт, тыныч (тормыш тур.). Якты, шатлыклы, өмет уята торган көннәребез дә хәтердә. А.Тимергалин. Ләкин ул кеше Чүкәйгә килеп эшли башлаган сәгатьтән алып, Равилнең бәхетле, якты көннәрен кара болыт баскан иде инде. В.Нуруллин // Күтәренке күңелле, оптимистик; рухны күтәрә торган, позитив. Якты уйлардан канатланып киткән Валя, үзе дә сизмәстән, Ерганак урамына йөгерде. З.Мәхмүди. Әлегә кадәр аның әтиемне һаман яратуын белү миңа яшерен өмет, килер көнгә ышаныч, якты хыял бирә иде. А.Әхмәтгалиева

9) күч. Аң-белемгә, мәгърифәткә илтә торган; әхлакый, эстетик тәрбия бирә торган; яхшылыкка өйрәтә, өнди торган (иҗат тур.). Тулаем алганда, оптимистик рухлы әсәр туган, киләчәк буынга карата хәерхаһлык белән сугарылган, бүгенге авырлыклар алдында рухи сынау үтә торган яшьләрне белеп тасвирлаган якты пьеса барлыкка килгән. А.Әхмәдуллин. «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы да үзенең ачык һәм якты, оптимистик фикерле булуы белән характерлана. Казан утлары

10) күч. Саф күңелле; башкаларга яхшы мөнәсәбәттә булган; сокланырлык, үрнәк алырлык. Остазсыз ярамый, өйрәтүчесез булмый, тереме ул, үлеме, сәнгатьтә син олылаган, син табынган, юлыңның дөреслеген алар иҗаты белән дөресли торган якты шәхесләр булырга тиеш. А.Гыйләҗев

11) күч. Күңелгә җылылык бирә торган; уйлавы, искә төшерүе рәхәт булган; бары тик яхшылыктан гына торган. Үземнән соң якты рух калдырмый, Җир йөзендә тик мал калдырсам... И.Юзеев. Гел-гел үткәннәр белән яшәп булмый, Җиһанша абзасының якты рухы тәэсир иттеме, Аксу авылына күчеп килгәннән бирле, авыр хатирәләр читкәрәк киткәндәй булдылар. А.Гыйләҗев

12) күч. Ачык, аңлаешлы, анык (уй, фикер тур.). Кинәт, гөлт итеп, Әхияр картның зиһенендә бер якты уй кабынып китте. Г.Гыйльманов

Якты дөнья Фани дөнья; тормыш. Вакыт-вакыт үзен бу якты дөнья өчен чит итеп тә тойды. Р.Сибат. Бу якты дөньяда караңгыга да урын җитәрлек. А.Тимергалин. Якты дөнья белән бәхилләшү к. якты дөнья белән хушлашу Әгәр кайчан да булса мине алдарга җөрьәт итсәң, сиңа якты дөнья белән бәхилләшергә туры килер. Р.Вәлиев. Менә теге тол әби дә картаеп, якты дөнья белән бәхилләшә. Т.Нәҗмиев. Якты дөнья белән саубуллашу к. якты дөнья белән хушлашу. Ярый әле, сихерле балдагы миндә калды, якты дөнья белән саубуллашкан булыр идем. А.Гадел. Якты дөнья белән хушлашу Үлү; бакыйлыкка күчү. Усалбай хәзер үзе дә картайды, тиздән аңа якты дөнья белән хушлашырга туры килер, ә әманәте үтәлмәде. З.Мурсиев. Ул якты дөнья белән хушлашты: мине, ялгызымны калдырып, мәңгелеккә ташлап китте. А.Мансуров. Якты дөньяга аваз салу к. якты дөньяга килү. Менә-менә якты дөньяга аваз салам дип торган баласы ничек түзгәндер бу изалануларга Ходай гына белсен! Г.Гыйльманов. Якты дөньяга килү Туу. Вакыты җитеп, якты дөньяга килгәч, мин синең җылыңны, назыңны ныграк тоя башладым. Ф.Тарханова. Менә ул якты дөньяга килә, беренче мәртәбә көн яктысы, кояш нурлары белән очраша. Г.Гыйльманов. Якты исем Хөрмәт белән искә алына торган кеше; кешенең даны. Үзгәртеп кору чоры башлангач, Исхакыйның якты исеме һәм әсәрләре яңадан татар халкына кайта, инде мәңге китмәскә дип кайта. Ф.Бәйрәмова. Татар халкы тарихы азатлык, бәхет өчен һәм илнең чәчәк атуы өчен аяусыз көрәшкән, якты исем калдырган батыр шәхесләргә бай. Р.Фәхретдинов. Якты йөз белән 1) Ягымлы итеп, матур итеп; шатланып, елмаеп, ачык чырай, яхшы кәеф белән. Чаршау эченә кергәч, озынчарак буйлы, аксыл чырайлы бер хатын якты йөз белән Гөлбануга: – Менә, сеңлем, шушында утыр, – дип, ларга охшатып ясалган бер кечкенә әрҗә өстендә урын күрсәтте. М.Хәсәнов. – Әгәр инде безне, чакырылмаган кунакларны, ипи-тоз, якты чырай, якты йөз белән каршы алырга теләсәгез, үзегез монда чыгыгыз, – диде калын тавышлысы. А.Хәсәнов; 2) Тыныч намус белән, бернәрсә өчен дә оялмыйча; хаклы рәвештә горурланып. Без быелгы сабантуйга якты йөз белән киләбез. А.Хәлим. Район җитәкчеләре Казанга пленумга, сессиягә, киңәшмәгә чакырылса, алар якты йөз белән барырга тиеш, дип кысалар: күбрәк чәчелсен, күбрәк урылсын, күбрәк тапшырылсын, сөтне әйтеп тә торасы юк. Ф.Садриев. Якты йөз күрсәтү Ачык булу, яхшы мөнәсәбәттә булу, кунакчыллык күрсәтү. Ярый ла, якты йөз күрсәткәч, синең ямаулык сорый торган гадәтең бар икән әле, дип төрттереп куймаса. М.Хәсәнов. Хуҗалар якты йөз күрсәттеләр. Н.Фәттах. Якты йөз, тәмле сүз Ачык йөз, якты чырай к. якты йөз белән . Бусагадан атлап кергән һәр кешегә якты йөз, тәмле сүз булды. Р.Габделхакова. Борынгыларча әйтсәк, якты йөз, тәмле сүз – максатларга ирешү ачкычы. Э.Халидов. Якты көн Тынычлык; рәхәт тормыш; тыныч, матур тормыш. Шулай итеп, бу йортта Заһидәнең үзенә дә, кызы Габидә белән угылы Җиһанга да һичбер якты көн калмый, аларга сан бетә, кадер бетә... Г.Ибраһимов. Без – изелгән мөселман хатыннары – гомер буе ирләргә кол булып яшәдек, якты көн күрмәдек!.. А.Гыйләҗев. Якты көн бирмәү Кемне дә булса кимсетү, рәнҗетү, тынычлыкта яшәтмәү, кайгы эчендә тоту. Егетен дә бик мактап бетермиләр, кайнана – бик эт нәрсә, ди, Гөлбануга бер дә якты көн бирмәс, диләр. Г.Ибраһимов. Якты көн күрсәтмәү к. якты көн бирмәү . Синең ишеләргә хәзер барыбер якты көн күрсәтмиләр бу вафасыз дөньяда. З.Мәхмүди. Аңа якты көн күрсәтмәгәннәр, колхозларында эш тә табылмаган! Ф.Яхин. Якты күздә Караңгы төшкәнче, көндез; якты вакытта. Якты күздә дип, көянтә-чиләген алып, җәһәт кенә су алып кайтты. М.Хәсәнов. Юлы озын – акрын атласа, барасы җиренә якты күздә барып өлгермәячәк. Н.Әхмәдиев. Якты таң Авыр, дәһшәтле, кайгылы көннәрдән соң килгән тыныч, бәхетле, ямьле тормыш турында. Алга атла, алга, егет, алда – якты таң, Мәңге онытылмас ирек өчен безнең түккән кан. М.Җәлил. Татар йорты биргән сиңа якты таң. Ә.Гадел. Якты чырай белән к. якты йөз белән ( 1 мәгъ.). Кардәшләре аны кочак җәеп, якты чырай белән каршы алдылар, әмма ул көткән җылылык, якынлык сизелмәде. М.Маликова. Бабасы Хәниф тә, әбисе Тәзкирә дә кияүләрен якты чырай белән каршы алды. Н.Әхмәдиев. Якты чырай күрсәтү к. якты йөз күрсәтү. Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ул ямаулык сорар, дигән атай-бабай. В.Имамов. Язиләнең үпкәләве әйбәт анысы, якты чырай күрсәтсә, муеныңа асылынып елый башласа, ялынып ялварса, кызганып, шушында яшәп калуың бар бит. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә