ЯКТАШЛЫК и. 1) Якташ булу. Якташлык шикелле, яшьтәшлек тә кешеләрне якынайта. Ш.Галиев

2) Үзара ярдәмләшү, элемтәдә тору һ.б. максатыннан, бер районда, илдә туып үсеп, башка җирдә яши торган кешеләр тупланган берләшмә; якташларны берләштергән оешма. Киевтагы мөселман студентлары «Якташлык җәмгыяте» төзегән. С.Поварисов. Вахит Имамовны Чаллыда яшәүче Актаныш кешеләренең якташлык җәмгыяте президенты итеп сайлаганнар. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә