ЯКТАШ и. 1. Кем белән дә булса бер якта (авылда, районда һ.б.ш.) туып үскән яки яшәгән кеше. – Солтан, синең якташ килгән, тор! – дияргә өлгерә алмадылар, мин, атылып барып, дустым Шаһбазны кочакладым. Г.Ибраһимов. Якташ, дигән булды, ярар бер юлга, диде, бер тотылгач, акылга утырмасмы, диде. Г.Гыйльманов 2. с. мәгъ. Бер яктан булган; туып үскән яки яшәгән җирләре уртак булган. Рәхәтләнеп ял иттек якташ егетләр белән. Т.Миңнуллин. Соңыннан якташ хатын-кызлар, яныма килеп, миңа шушы җырым өчен рәхмәтләр әйтә башлагач, Хәйдәрне дә чакырып алдым. Р.Миңнуллин |