Я’КОРЬ и. гр. Үзенең ыргаклары белән җиргә эләгеп, судноларны һ.б. йөзмә объектларны бер урында тота торган махсус авыр тимер җайланма; ләңгәр. Гади генә һәйкәл иде бу: биек нигез өстенә якорь куелган, аңа, тынлыкны һәм тынычлыкны сакларга теләгәндәй, калын кар мендәре яткан. М.Маликова. Елга уртасында гына су төбенә якорь ташлап, кәрван үзе җиде-сигез дилбегә арасы читтә торып калды. В.Имамов |