ЯКЛАШУ ф. 1) урт. юн. к. яклау . Без бөтен нәрсәдән куркабыз: кызларны яклашсак – каян килгән Урта гасыр рыцаре, дип үртәүләреннән. Ф.Яруллин. – Бер-берсен яклашалар, алдашырга өйрәнәләр... – дип, җилкенеп, тышка чыгып китте. С.Поварисов 2) диал. к. яклау ( 1 мәгъ.). Беренчесе – аның җаныдай кадерле, сине гомер буе яклашкан дустыдай газиз, икенчесе яңа кием кебек ияләшелмәгән, күнегелмәгән иде. Ф.Яруллин. Картәнисенең аны түгел, киявен яклашуына отыры ачуланып, кыз, иреннәрен тешләп, ат муенына ябышкан канга туймас бөҗәкләрне «чаба». Д.Булатова Яклаша башлау Яклашырга керешү. – Ул шәһәрдә яши ич! Анда бөтенесе русча гына сөйләшә, татар теле аңарга кирәк түгел, – дип яклаша башласаң, үзебезгә дә шәп кенә эләгә. Р.Мулланурова. Шушы Саша Хәлимәгә игътибар итә һәм аны классташларыннан яклаша башлый. Сөембикә Яклашып йөрү Әле, хәзерге вакытта яклашу; озак вакыт дәвамында яклашу. Бигрәк каты орынасың инде, Фәһимә, баланың күңеле болай да китек, дип, әни яклашып йөри тагын. Л.Ихсанова Яклашып килү Электән үк, һәрвакыт, эзлекле рәвештә яклашу. Рузил үзе дә хатынына бер яман сүз дә әйттерми иде, аны гел яклашып килде. Өмет Яклашып тору Һәрдаим яклашу; сөйләү моментында яклашу. Кара, кара, Галиенә тиклем яклашып тора. Г.Госман. Ә сез яклашып тормагыз, бериш булып... Н.Хәсәнов |